Азамат Данил улы Хәсәншин (1971 елның 27 феврале) — композитор, дирижёр һәм музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан һәм Россия композиторлар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле Азамат Хәсәншин 1971 елның 27 февралендә Казан шәһәрендә күренекле композитор Данил Хәсәншин гаиләсендә дөньяга килә. 1995 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен Россия халык артисты А. С. Леманның композиция классы буенча тәмамлаган. 1995—1997 елларда укуын ассистентура-стажировкада дәвам итә. 2006 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Җитәкчеләре сәнгать фәннәре докторы В. В. Задерацкий һәм фәлсәфи фәннәр докторы С. Х. Раппопорт булалар.

Эшчәнлеге

Уфага кайтып, Уфа дәүләт сәнгать институтына эшкә керә. 2006 елда Башкортстан Республикасында беренче эстрада-джаз башкару һәм тавыш режиссурасы кафедрасын ача һәм аның беренче мөдире була. 2011—2023 елларда (берничә вакытлы тәнәфесләр белән) студентлар симфоник оркестрын җитәкли. Хәзер ул ике ансамбль — OPUS Иске һәм заманча музыка оркестры һәм университетның джаз биг-бэндын җитәкли, Уфа дәүләт сәнгать институтында эстрада-джаз башкару һәм тавыш режиссурасы кафедрасының доценты булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге Хәсәншин музыка һәм заманча сәнгать проблемалары буенча дистәләгән фәнни мәкалә авторы. Алар Россиянең күренекле журналларында басыла.

Иҗаты 2016 елда «Саошиант легендасы» хореографик перформансы проекты «Таврида» яшьләр форумында җиңүче була һәм грант ала. 2018 елда ул Башкортстанда «БашкортARTстан» халыкара заманча сәнгать фестивален оештыра. Фестивальдә Гавриил Попов, Оливье Мессиан, Игорь Стравинский, Альфред Шнитке, Стив Райх кебек ХХ-ХХI гасырның билгеле композиторларының әсәрләре Башкортстанда тәүге тапкыр яңгырый.

Аның музыкасы Татарстанда, Башкортстанда, Россия төбәкләрендә һәм Вьетнам, Босния һәм Герцеговина, Македония, Төркия кебек чит илләрдә төрле фестивальләрдә еш башкарылып тора. Әсәрләре Россиянең күренекле ансамбльләре һәм симфоник оркестрлары репертуарына керә.

1995 елдан Россия композиторлар берлеге әгъзасы. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре 2004 елда «Башкортстан ел укытучысы» исеменә лаек була. 2025 елда Россия Федерациясе Җәмәгать пулаты конкурсында иҗади һөнәрләрнең иң яхшы остазлары һәм педагоглары арасында җиңүче.

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан композиторлары Төркем:Башкортстан композиторлары Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатларыТөркем:Уфа сәнгать институты укытучылары