Илгизәр Исламов, Илгизәр Вәгыйз улы Исламов (Ильгизар Вагизович Исламов; 1955 елның 16 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Зөбәер) ― җырчы, баянчы, композитор-башкаручы. 1981―2021 елларда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист-вокалист, Татарстанның атказанган артисты (2000).

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 16 ноябрендәИльгизар Исламов Вконтакте Татарстан АССР Калинин (1959 елдан Актаныш) районыЗубаирово. Татарская энциклопедия TATARICA Түке авыл җирлегенә керүче Зөбәер авылында туган. Мәктәптә укыган вакытта ук балалар журналларына шигырьләр, рәсемнәр җибәргән.

Казанга «рәссам булам», дип килгән. Әмма И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесына укырга кергән (укытучысы Миңгол Галиев).

Совет Армиясендә җыр-бию ансамблендә хезмәт иткән, солист булган. Хәрби хезмәттә вакытта «Солдат җыры» конкурсында лауреат булган.

И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлаган. Матур тембрлы җырчыны, укуын тәмамлаганчы ук, 1981 елда Татарстан АССР җыр һәм бию ансамбленә солист-башлап җырлаучы итеп алганнар. Эстрадага эшкә күчкән Таһир Якуповның җырлары аңа күчкән. «Картуф» җыры белән танылган, ул җыр башкаручының төп номеры һәм визит карточкасына әверелгән. И. Исламовка кадәр ансамбльдә төп җырчы булган Мөҗип Садыйков, лаеклы ялга чыкканда, яшь башкаручыга өмет баглавын әйтә.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 30 ел хезмәт куйган. «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Сабантуй» күренешләрендә төп рольләрне башкара. Бигрәк тә җырлы-биюле-гармунлы уеннардагы рольләрне аңа ышанып тапшыралар. Ансамбльдә үзе уйнап, үзе җырлаучы бердәнбер артист була. «Кара урман», «Иске кара урман», «Зөлхиҗә», «Уел», «Сарман», «Туган тел», «Казан сөлгесе», «Динар тавы», «Тәчкә икә», «Назлы хатын», «Миләүшә», «Әйдә, җиңгәй, биеп кал», «Дусларым», «Баламишкин» кебек татар халык җырларын, ансамбльнең театральләштерелгән музыкаль спектакльләрендә (мюзиклларда): «Зәңгәр шәл» (Булат), «Аулак өй» (Котдус куплетлары), «Каз өмәсе» (такмакчы) рольләрен яратып башкарган.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Япония, Франция, Венгрия, Чехословакия, Германия, Төркия, Гыйракка гастрольләре вакытында артистның чыгышлары зур уңыш казана. Әлеге ансамбль белән СССР республикаларында, шулай ук кечкенә бригадалар белән (Нәфисә Василова, Шамил Әхмәтҗанов) авылларда, район үзәкләрендә гастрольләрдә йөргән.

Ике йөздән артык җыр язган, аларны танылган татар җырчылары Резидә Галимова, Рөстәм Маликов, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Асаев, Сиринә Зәйнетдинова, Айдар Габдинов, Лилия Муллагалиева, Баһадур, Бәширә Насыйрова, Газинур Фарукшин, Әлфис Кыямов, Эльза Заяри, Илсур Сафин, Рөстәм Закиров, Габделфәт Сафин, Мирсәет Сөнгатуллин, «Казан егетләре» ансамбле һ.б. башкара.

2012―2014 елларда Татарстан язучыларының Габдулла Тукай исемендәге клубы җитәкчесе булып эшләгән. Иҗади кичәләр, язучыларның юбилейларын үткәргән һәм үзен талантлы оештыручы һәм сценарист буларак күрсәткән.

Җырлары һәм юморескалары кергән «Көзге мәхәббәт» китабы авторы. Үз әсәрләреннән дүрт аудио һәм ике видео дискын чыгарган («Аксу» фирмасы, Рөстәм Сәрвәров)От всего сердца поздравляем сегодня с 65-летием заслуженного артиста Республики Татарстан - Исламова Ильгизара Вагизовича. ГАПиТ РТ Вконтакте, 16.11.2021.

2006 ― МРЗ «Җырлап яшик»Илгизәр Исламов. Җырлап яшик. 14.12.2022, аудио, 01:14:10

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2000 ― Татарстанның атказанган артисты 2022 ― Рәшит Ваһапов исемендәге махсус премия – «Әткәемнең куллары» җыры өчен (Вәсим Вахитов сүзләренә) Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Рәмзия белән 2 ул үстергәннәр.

Искәрмәләр

Әдәбият Госман Гомәр. Даһилар мөнбәре. К,:ТКН, 2025. ― Б.243-244.ISBN 978-5-298-02909-4 Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин. Актаныш – туган җирем. К.: Идел-Пресс, 2010. ― Б.116.

Сылтамалар Илгизәр Вәгыйз улы Исламов. Иҗади чәршәмбе (Творческая Среда) #28 видео, 24:41

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан музыка училищесын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле