«Беренче симфония» — татар композиторы Алмаз Монасыйпов иҗат иткән дүрт кисәктән торган зур күләмле симфоник әсәр. Симфония 1963 елда язылган. Партитурасы Мәскәүдәге «Советский композитор» нәшриятында 1972 елда басылып чыккан, басма 115 биттән тора.

Тарихы Әсәр беренче симфония дип алалса да, моңарчы композитор башка күләмле симфоник әсәрләрне инде язган булган. Беренчедән, Алмаз Монасыйпов булачак "Муса Җәлил" симфония-поэмасыннан бер кисәкне консерваторияне тәмамлаган чорда диплом эше буларак тапшырган. Икенчедән, композитор 1960 елда тормышка ашмый калган "Шомбай" балетыннан сюита хәзерләгән булган.

Оркестр Симфония зур составлы оркестр өчен язылган. Әсәрдә пикколо-флейта, ике гади флейта, ике гобой, инглиз быргысы (вакыт-вакыт өченче гобойга алмаштырыла), B һәм Aга көйләнгән кларнетлар, Bга көйләнгән бас-кларнет, ике фагот һәм бер контрафагот кулланыла. Бакыр тынлы уен кораллары төркеменә Fка көйләнгән дүрт валторна, Bга көйләнгән өч торба, өч тромбон һәм туба кертелгән. Бәрмә уен кораллары арасында литавра, бубен, барабаннар, тәлинкәләр һәм там-там файдаланыла. Шулай ук челеста, ксилофон, арфа һәм фортепиано партияләре бар. Кыллы уен кораллары төркеменә беренче һәм икенче скрипкалар, альтлар, виолончельләр һәм контрабаслар керә.

Стиль Беренче симфониянең стиль үзенчәлекләрендә Аурупа музыка жанрлары йогынтысы сизелә. Композитор концертино-серенада, баркарола, пассакалья һәм сицилиана кебек жанр элементларын кулланган. Әсәрдә барокко чоры традицияләре белән бәйләнеш тә күзәтелә. Симфониядә полифоник алымнар киң урын алып тора.

Алмаз Монасыйпов иҗатында Көнчыгышның ислам музыкаль-шигъри мәдәнияте традицияләре дә чагыла. Аның музыка телендә китап көе, бәет һәм мөнәҗәт интонацияләре сизелә.

Композитор оркестрның тембр мөмкинлекләрен киңәйтергә омтылган. Симфонияләрдә күп санлы бәрмә уен кораллары һәм фортепиано кулланылган.

Шулай да карагыз

Симфония №2 "Муса Җәлил" Симфония №3 Симфония №4 «Дастан»

Искәрмәләр

Төркем:Алмаз Монасыйпов