Тизлеккә сусау: Баз(инглиз. Need for Speed: Underground) — ул Тизлеккә сусау сериясенең җиденче уены булып һәм Эссе кугын 2'не (2002) арттан барып торган 2003 елгы санак узыш уены. EA Блэк Бокс аны булдырган һәм Electronic Arts чыгарган. Өч уен юрамасы ясалган: бер консольләр һәм Windows өчен, ә башка Гейм Бой Адванс өчен. 2 елдан соң Глобал ВР аркада юрамасын булдырган һәм Конами белән бергә аны чыгарган.
Спорт һәм супер машиналарын күрсәтә торган әүвәлге Тизлеккә сусау уеннарыннан аермалы буларак, Баз “импорт сәхнәсе”(инглиз. Import scene) белән бәйле булган машиналар тәкъдим итә. Ул беренче карьера режимын тәкъдим итә торган уен булган, анда язылган хикәя һәм уенчыларга үз машиналарын җитештерүчәнлек һәм кыяфәт детальләре зур саны белән тулысынча үзгәртергә рөхсәт итүче гараж режимы бар. Барлык узышлар уйлап чыгарылган Олимпик Ситидә үтәләр.
15 миллион күчермә саткач һәм уңай күзәтүләрне алгач, Баз уңышлы булган. 2004 елда Тизлеккә сусау: Баз 2 аның арттан чыккан.
Хикәя Уен Олимпик Ситидә(нигездә Сиэтлдан нигезләнгән уйлап чыгарылган һәм якындагы Олимпик милли паркы хөрмәтенә аталган кала) урнашкан түгәрәк уенда башлана, анда уенчы ак уникаль ябыштырулар җыелмасына һәм киң машина тышлыгына июче Honda/Acura Integra Type R ны йөртә. Ул ышанычлы рәвештә җиңә, ләкин Саманта исемле хатын-кыз аны хыялларыннан уятты.
Саманта ул уенчыны импорт мәдәнияте сәхнәсе һәм канунсыз урам узышлары аша үткергән уенчының Олимпик Ситидәге контакты. Уенчының сайлавында көлүгә карамастан, ул аңа аның беренче машинасын сатып алырга булыша һәм җирле урам узышчылары, шул исәптән түгәрәк узышларны тәкъдим итә торган Хосе, драг узышларын тәкъдим итә торган Клач һәм шуу ярышларын тәкъдим итә торган Дёрт, турында сөйли. Җиденче ярышта уенчы Саманта аша Ти Джейны очраша. Ти Джей уенчыга күптөрле җитештерүчәнлек детальләрен аннан соң алыр әгәр уенчы аның вакыт узышларында җиңсә. Саманта шулай ук уенчыга вакыт ярышлары тәкъдим итә, аларда җиңгәч, уенчы уникаль тышкы үзгәрешләр ала.
Ахырда уенчы “Көнчыгыш узышчылар” Чад, Курт һәм Тодд исемле әгъзаларын узышчылар рейтингындагы урын өчен җиңгәч, алар уенчыга игътибар итәләр. Эдди һәм аның хатын-кызы булган Меллиса уенчыны күреп алалар. Эдди Олимпик Сити иң яхшы башлаучы узышчы. Уенчы аны тәэсирләндерми, шуңа күрә Эдди аны машина йөртү осталыгы өчен мыскыллый. Ул бер ярышта хәтта уенчының йөзенә акча ташлап “йортка тизрәк кайту өчен такси кулланырга” да дип сорый һәм такси чакыра.
Вакытлар узу белән уенчы артык күп хөрмәт алгач, Эдди аны игътибарсыз калдыра алмый һәм аны рейтингта урын өчен Саматна белән узышырга чакыра. Саманта ачуы моның аркасында чыга һәм ул узышта үз Honda Civic Si енең двигателен ватып оттыра. Аннары Ти Джей аның машинасын ала. Уенчының аның белән узышырга теләге һәм Ти Джейга үз машинасын югалтуы аркасында Саманта уенчыдан дистанцияләнә, ләкин уенчы узышларга тәкъдимнәр алуын дәвам итә.
Ахырга килеп, уенчы Чадны, Кёртны һәм Тоддны аларның рангларының беренче урыннары өчен җиңә. Аннары ул Ти Джейны Самантаның Сивиге өчен җиңгәч, ул Самантага машинаны кайтара һәм шулай дуслыкны торгыза. Саманта уенчыга уникаль тышкы кыяфәт сайларга рөхсәт итә.
Аннары Эдди уенчыны узышка чакыра һәм оттыра. Ниндидер билгесез узышчы үз Ниссан 350Z е белән уенчыны соңгы дүрт даирәле түгәрәк ярышка чакыра. Шул машина йөртүче Меллиса икән. Аның чакыруын кабул иткәч һәм җиңгәч, уенчы Олимпик Ситидә иң яхшы идән астындагы узышчы була.
Төркем:2003 елгы санак уеннары Төркем:Аркада санак уеннары Төркем:EA Блэк Бокс санак уеннары Төркем:Electronic Arts санак уеннары Төркем:Гейм Бой Адванс өчен санак уеннары Төркем:ГеймКьюб өчен санак уеннары Төркем:Глобал ВР санак уеннары Төркем:Күпкулланучылы һәм беркулланучылы санак уеннары Төркем:Күпкулланучылы онлайн-уеннар Төркем:Тизлеккә сусау санак уеннары Төркем:ПлейСтейшн 2 өчен чыгарылган санак уеннары Төркем:Покетирс санак уеннары Төркем:Бүленгән экран белән күпкулланучылы санак уеннары Төркем:Урам узышлары турындагы санак уеннары Төркем:Үз сериясен яңадан кабызган санак уеннары Төркем:Канадада булдырылган санак уеннары Төркем:Берләшкән Патшалыкта булдырылган санак уеннары Төркем:Америка Кушма Штатларында булдырылган санак уеннары Төркем:Музыкасы Аллистэр Бримбл тарафыннан язылган санак уеннары Төркем:Музыкасы БТ (музыкант) тарафыннан язылган санак уеннары Төркем:Вакыйгалары Америка Кушма Штатларында узган санак уеннары Төркем:Кросс-платформалы санак уеннары Төркем:Windows өчен уеннар Төркем:Иксбокс өчен чыгарылган санак уеннары