Плюс, яки Кушу билгесе (иск. пелүсИ. Рәми. Имла сүзлеге, 1928., «күбрәк» — ’ның («күп») чагыштыру дәрәҗәсе) — кушу операциясының график символы, шулай ук уңай санның (+) символы.

ASCII’да аның менә мондый коды бар: 43 (0x2B), Юникодта — 002B. Шулай ук плюсның калын символы бар: ➕, Юникодта — 2795.

Тарих Басуда «+» символын иң иртә (1489 елда) Иоганн Видман арттыру билгесе итеп кулланган. XVI гасырның беренче яртысында «+» символы кушу билгесе итеп куллану Генрих Грамматеуста һәм аның укучысы — Кристоф Рудольфта күренә. Франсуа Виет (1540 — 1603), алгебраның символик телен ясаган кеше, еш кына кушу билгесе итеп «+» символы белән кулланган.

Санак төймәсарының төймәсе Төймәсарның төймәсе плюс символын җыяр өчен кулланыла. Шулай ук Калькулятор программасында кушу операциясын ясар өчен кулланыла. төймәсе (үзе, яки төймәсе белән тиңдәшлектә) күп төрле программаларда масштабны үзгәртү өчен файдаланыла (масштабны эреләтә).

Төймәсарда  төймәсенең берсе әлифба-саннар бүлегендә, икенчесе (аерым саннар бүлеге булган төймәсарларда) саннар бүлегендә урнашкан.

Искәрмәләр

Төркем:Төймәсар төймәләре Төркем:Математика билгеләре