Фивзат Гайсин, Фивзат Миңлебай улы Гайсин (1946, Буа районы, Иске Суыксу) — физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1994), ТР атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (2015), РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре (2016) «Республика Татарстан» (газета), 28.05.2016. «Плазматех» ҖЧҖ фәнни җитәкчесе (2009). КАИда техник физика кафедрасын оештыручы. 2 фән докторы, 25 фән кандидаты әзерләгән.

Буада Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәпне, Казан авиация институтын (1975) тәмамлаган. Фән юлына кертеп җибәрүдә ТР ФА мөхбир-әгъзасы Г.Ю. Даутовның өлеше зур була. 1992 елның 21 апрелендә Мәскәүнең И.В. Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтының плазма физикасы һәм идарә ителә торган атом-төш синтезы Советында физика-математика фәннәре докторлыгына диссертация яклый. Сыек электродлар кулланып, күпканаллы электр агымын ача. Фәнни ачышы традицион булмаган юл белән металл порошоклары алганда, металлны эшкәрткәндә һәм коррозиядән саклауда, медицина өлкәсе өчен инструментлар ясаганда кулланыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар

КНИТУ-КАИ рәсми сайты Ф.М. Гайсин «Милләттәшләр» порталында Изобретено в Татарстане: мы вернем к жизни любой металлический предмет. «Бизнес Online», 08.06.2015

Шулай ук карагыз

Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Физиклар