Леонид Смагин, Леонид Максим улы Смагин () — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе (1986-1987), нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (1987-1991), минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары (1991-1993). Лениногорск шәһәренең шәрәфле ватандашы (1995). Татарстанда нефть сәнәгатен оештыруда башлап йөрүчеләрдән. Тәрҗемәи хәле 1932 елның 24 октябрендә Түбән Идел крае (хәзерге Сарытау өлкәсе) Вольск шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. «Инженер-геолог» белгечлеге буенча Мәскәү торф институтын (1958 елдан Калинин торф институты, 1994 елга кадәр Тверь политехника университеты, хәзер Тверь дәүләт техник университеты) тәмамлаган (1957). Хезмәт юлы 1957-1967 елларда «Бөгелмәнефть» нефтепромысел идарәсе инженер-геологы (1957-1958), «Лениногорскнефть» НГДУ скважиналарны капиталь ремонтлау цехы инженер-геологы, баш геологы (1958-1964); «Лениногорскнефть» НГДУ 5нче санлы нефтепромыселы баш геологы; «Иркеннефть» НГДУ 2нче санлы нефтепромыселы баш геологы (1964-1966). 1966 елдан фирка эшендә: 1966-1979 елларда КПССның Лениногорск шәһәр комитетының икенче (1966-1968), беренче (1968-1979) сәркатибе (Лениногорск). 1979-1987 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе (1979-1986), икенче сәркатибе (1986-1987) (Казан). 1987-1991 елларда нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (Мәскәү). 1991-1993 елларда минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары — кадрлар һәм социаль үсеш идарәсе башлыгы (Мәскәү) Кто есть кто в правительствах СССР. 1995 елдан ТР президенты киңәшчесе. Татарстан АССР Югары шурасы (1971-1990 елларда), РСФСР Югары шурасы (1985-1990 елларда) депутаты. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар Дуслыгы ордены 2012 Татартсанның шәрәфле төзүчесе 2012 "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены (Татарстан) ТР эшлекле үзәге порталында 1995 Лениногорскиның шәрәфле ватандашы Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0 Сылтамалар

Л.М. Смагин «Академик» белешмәлегендә Моны да карагыз

Төркем:Тверь дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Лениногорскиның шәрәфле ватандашлары Төркем:Геологлар