Федор Завалишин (Фөдор Семөн улы Завалишин, , — , ) — механика өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор (1966). РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1946-1954 елларда Үзәк кара туфрак авыл хуҗалыгы ФТИдә (Воронеж) механикалаштыру бүлеге мөдире. 1954-1966 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты машина-трактыр паркыннан файдалану һәм аны ремонтлау кафедрасы мөдире, 1966 елдан Воронеж авыл хуҗалыгы институтында шул ук вазифада. Авыл хуҗалыгында җитештерү процессларын һәм операцияләрен проектлауның теоретик нигезләрен һәм ысулларын эшкәртүгә караган фәнни хезмәтләр авторы.