Габдерахман III (, Куртубә — ) — Куртубә әмире (912 елдан), хәлифәсе (929 елдан). Көнчыгыш Европа чыгышлы коллардан гвардия төзегән. Җирле феодаллар белән көрәшеп әмирлекнең бердәмлеген торгызган. Толедо шәһәрен (Испания), Мәгърипнең бер өлешен үзенә буйсындырган; Урта диңгездә иң көчле флот булдырган. Габдерахман III хакимлек иткән чор — Куртубә Өмәвиләренең чәчәк аткан чоры булып санала.
Искәрмәләр