Илдар Дадин, Илдар Илдус улы Дадин (, Мәскәү өлкәсе, Железнодорожный ― 2024 елның 5 октябре, Украина, Харьков өлкәсе, Волчанск) — Россия җәмәгать активисты, оппозиционер, 2016-2017 елларда сәяси тоткын.
РФ Җинаять кодексының 212.2 маддәсе (митинг, нәмаеш, җыелыш, йөреш яки пикетлау үткәрү яки оештыру кагыйдәләрен бер-бер артлы бозу) буенча Россия мәхкәмәсе тарафыннан беренче хөкем ителгән кеше.
Amnesty International һәм Human Rights Watch (HRW) иҗтмагый оешмалары Илдарны «вөҗдан тоткыны» дип таныган.
Мәхкәмәдән соң Карелиянең Сегеж колониясенә җибәрелә. Иреккә колония хезмәткәрләренең төрле җәзалау, кыйнаулары турында хәбәрләр җибәрә. Россиядә тоткыннарны җәзалау турындагы хәбәрләр Россиядә һәм чит илләрдә резонанс тудыра.«Подвесили за наручники, сняли трусы»: Ильдар Дадин рассказал о пытках. Московский комсомолец. 01.11.2016 Активист Ильдар Дадин заявляет о пытках в колонии. — Коммерсантъ. 01.11.2016 Письмо Ильдара Дадина о пытках в колонии. — meduza.io. 01.11.2016. Яңа, 2017 ел алдыннан Алтай краендагы колониягә күчерелә.
2017 елның 22 февралендә РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан акланган. Гаепләү хөкеме кире кагылган, Дадинның реабилитациягә хокукы танылган.Россия Югары мәхкәмәсе Илдар Дадинны иреккә чыгару карары кабул итте 26 февраль көнне иреккә чыгарыла.Илдар Дадин төрмәдән иреккә чыкты
2024 елның 5 октябрендә Украинада сугышта һәлак булганАнна Громова. Погиб воевавший за ВСУ Ильдар Дадин. Его именем с 2015 года в России называли статью УК. Газета.Ru. 6.10.2024.
Искәрмәләр
Төркем:Сәяси тоткыннар Төркем:Сәяси активистлар