Габитов — фамилия. Абитов язылышы да бар. Азат Абитов (1993), җырчы. Барый Габитов (1909―1991), Бөек Ватан сугышында атлы гаскәри, старшина. Булат Габитов (1937-2004), кинематографист. Ф. Габитованың улы. Габдулла Габитов (1910-?), ТАССР эчке эшләр (1941-1943) һәм дәүләт куркынычысызлыгы (1943-1944) халык комиссары. Исмәгыйль Габитов (Исмәгыйль Габди, 1890-?), имам-хатыйп, Милли Мәҗлес депутаты. Мулланур Габитов (1955), музыкант, педагог, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Мидхәт Габитов (1925-2010), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1961) (Сибай). Рәфкать Габитов (Михаил Львов), шагыйрь. Ринат Габитов (1943—2016), юридик фәннәр докторы (2000), профессор (2001). БР атказанган юристы (2000). Риф Габитов, биюче. Сафиулла Габитов (1872-?), әкиятче. Хәбибулла Габитов, язучы.

Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә.

Моны да карагыз Габитовлар — җәмәгать эшлеклеләре гаиләсе: Шәрәфетдин Габитов (XIX гасыр), Синьцзяньда Россия империясе консуллыгы хезмәткәре. Исмәгыйль Шәрәфетдин улы (?-1937), «Тәрәккый» газетасы (Сәмәрканд) нәшире. Зәйнәп Шәрәфетдин кызы, «Шимбә» әдәби түгәрәген оештыручы. Рабига Шәрәфетдин кызы (?-1954), җир тетрәүдән каза күргән Җидесу казакъларына ярдәм фонды оештыручы. Чыганаклар Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр