Кизләү десанты яки Кара бушлатлар — 1942 елның 5 гыйнварында камалышка алынган Акъяр һәм Керич ярымутравыннан алман-фашист көчләрен читкә юнәлдерү максатыннан төшерелгән Кызыл Гаскәрнең тактик десанты.

Владимир Высоцкий әлеге вакыйгага "Кара бушлатлар"https://www.youtube.com/watch?v=XmdT6cNBdJc Кара бушлатларhttps://www.youtube.com/watch?v=xusrTOxoASw дигән җыр багышлый, нәкъ шул җыр әлеге терминны һәм дә операцияне таныта.

Тарих

Кизләү десанты диңгез пехотасы төмәненнән торган: капитан Бузинов җитәкчелегендә 700 гаскәри.

5 гыйнварында Акъярдан чыккан кораблар отряды десантны төшерә. Десантчылар Кизләү шәһәренең көньяк өлешен һәм причалларын яулап ала.

Шулай ук шәһәрдә партизаннар катнашында баш күтәрү башлана.

Ләкин Кара диңгездә озакка сузылган давыл кузгала һәм десантчыларга өстәмә көчләрне төшерергә ирек бирми.

Алман сәргаскәрлеге десантка каршы 105-нче җәяүле гаскәр полкы, 22-нче төмәннең күзләү батальоны, 70-нче сапер батальоны һәм берничә бәтәрәйне юнәлдерә.

Өч көн дәвамында сузылган бәрелешләр нәтиҗәсендә көч ягыннан өстен булган алман көчләре җиңә, 700 десантчыдан йөздән азрак гаскәри исән кала.

Кизләү десанты алман көчләрен Акъяр шәһәреннән читкә юнәлдерә һәм совет гаскәренә Керич ярымутравында ныклап урнашу мөмкинлеге бирә.

Фашист-алман көчләре десантны җиңеп, Кизләүнең Кызыл Тавында 12 640 кеше атып үтерә, шул исәптән әсирлеккә алынган десантчылар, җирле картлар, хатын-кызлар һәм балалар.

Исән калган десантчы А. И. Галушкин яшерен хәлгә күчә, махсус төркем оештырып фашистларга каршы җимерү эшчәнлеген дәвам итә. 1942 елның 7 маенда ул камап алына һәм бәрелешкә кереп һәлак була.

Истәлек

Кизләү шәһәрендә Кара бушлатлар истәлегенә багышланган берничә һәйкәл, урам, спорт клубы бар. 1С ширкәте "Кара бушлатлар" дигән санак уенын эшләп чыгара.

Сылтамалар

Памятник морякам-десантникам на месте гибели тральщика // История Евпатории. От Керкинитиды до наших дней. Евпаторийский десант на сайте Евпатории // История Евпатории. От Керкинитиды до наших дней. Памятник на месте основной высадки десанта в Евпатории // История Евпатории. От Керкинитиды до наших дней. Памятник участникам Евпаториского десанта 1942 года // Новые снимки 2015 года на Gorod-Evpatoriya.RU

Төркем:Бөек Ватан сугышы Төркем:Кырым