Төркс һәм Кайкос () — Багам утрауларының көньяк-көнчыгыш өлешендәге Төркс, Кайкос һәм утыздан артык башка утраулардан гыйбарәт Бөекбританиянең диңгезарты территориясе. Мәйданы 430 км².
Халык саны — 49 000 кеше (2012), шуларның 90% — зәнҗиләр, 10% — мулатлар һәм ак тәнлеләр. Рәсми тел — инглиз теле.
үзәк — Кокберн-Таун шәһәре.
Утраулар мәрҗән лардан төзелгән булып, рифлар белән чорналган. Тропик пассатлы климат, айлык температуралар 23—27°С. Еллык явым-төшемнәр саны — 700—800 мм. Гарасатлар еш була.
Утраулар 1512 елда Хуан Понсе де Леон тарафыннан кәшеф ителгән. 17 гасырда бирегә кешеләр килеп урнаша башлый. 1766 елдан Бөекбритания биләмәсе. 1874—1962 елларда Ямайка составында булган.
Мәэмүри яктан 6 төбәккә бүленә, шуларның дүртесе Төркс утрауларында, икесе — Кайкос утрауларында.
Икътисад нигезе — туризм, офшор финанс бизнесы һәм балык тоту. Кукруз, боблар, тапиока, сытрус җимешләре һәм яшелчәләр үстерелә. Искәрмәләр
Төркем:Төркс һәм Кайкос