Гүзәл Яхина, Гүзәл Шамил кызы Яхина, (1977) — язучы, ХХ гасырның 30 нчы еллары афәтләре турында язылган «Зөләйха күзләрен ача» () дебют китабы авторы, «Русский Букер», «Ясная поляна», «Большая книга», «Звездный билет» әдәби премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1977 елда Казанда туган. Әти-әнисе ягыннан тамырлары Саба районы Җөри авылына тоташа. Казанның 131 нче санлы урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының алман һәм инглиз телләре бүлеген, Мәскәүдә Кино мәктәбенең сценарий факультетын тәмамлаган. 1999 елдан Мәскәүдә яши, тәрҗемә, реклама, маркетинг һәм PR өлкәсендә эшли һәм иҗат итә.

Иҗаты Бала чагыннан иҗат белән мавыга: хикәяләр, пьесалар, әкиятләр яза.

«Нева», «Октябрь» журналларында әсәрләрен бастыра. «Сибирские огни» журналында «Зөләйха күзен ача» романыннан өзекләр басылып чыга.

2015 ― «Зөләйха күзләрен ача» Әсәрнең автор гаиләсенең тарихыннан алынган. Әбисе Рәисә Шакир кызы ШакированыңСаба мәктәбендә Рөстәм Миңнехановның башлангыч сыйныф укытучысы була башыннан үткәннәрен яза: ул 1930-1946 елларда Ангара елгасы буенда сөргендә була. Әсәрдә вакыйгалар Юлбаш дигән уйдырма татар авылында һәм Себердә бара. Әсәрне язу өчен автор «Сахаров-үзәк» сайтыннан сөргеннән язылган истәлекләр белән таныша. Денисов образы Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»еннән Давыдов образына тартым. Г. Довженконың «Җир» () һәм Сергей Эйзенштейнның тыелган «Бежин луг» фильмнары тәэсире сизелә. Людмила Улицкая һәм Борис Акунин беренчеләрдән булып әсәргә уңай бәя бирәләрБер нәшрият кенә шунда ук җавап бирде . 2018 ― () 2021 ― «Сәмәркандка эшелон» () 2025 ― «Эйзен» ()Фёдор Дубшан. Обзор романа Гузели Яхиной «Эйзен» о Сергее Эйзенштейне. Skillbox Media, 23.04.2025

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Русский Букер», «Ясная поляна» (2 млн сум), «Большая книга» (3 млн сум), «Звездный билет-2015» әдәби премияләре.

Хәзерге вәзгыять 2022 елның ноябрендә Башкорт драма театры Уфада Гүзәл Яхина романы буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен, «Россиянең Украинада алып барган хәрби хәрәкәтләренә карата театр хезмәткәрләренең фикере автор фикере белән тәңгәл килмәгәнлектән», репертуардан ала. Башкорт драма театры Уфада «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алды. Татар-информ, 13.11.2022 ИҒТИБАР. Башкирский академический театр драмы им. Мажита Гафури

Язучы Габдулла Вафин «Зөләйха күзләрен йома» исемле әсәр язды.Габдулла ВАФИН. Зөләйха күзләрен йома. Повесть tulpar.info Искәрмәләр

Сылтамалар Гүзәл Яхина белән «Татарстан» журналында әңгәмә . Г. Яхина: Это часть истории моей семьи Әдәбият елының төп ачышы

Моны да карагыз Әсәрне укырга

Төркем:Татар язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Хатын-кыз язучылар Төркем:Гүзәл Яхина