Геннадий Стефановский, Геннадий Алексей улы Стефановский (, 1918 елның 8 октябре Вятка губернасы, Посегово — 1991 елның 7 апреле, Татарстан, Әлмәт) — рәссам, Әлмәт рәсем сәнгать мәктәбе директоры (1966-1987), Әлмәт картиналар галереясын оештыручы һәм беренче (1975—1987 елларда) җитәкчесе. Татарстан АССР (1976) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Тәрҗемәи хәле
1918 елның 8 октябрендә Вятка губернасы (хәзерге Киров өлкәсе) Киров районы Посегово авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. «Киров рәссамы товариществосы» студиясендә белем ала.
Бөек Ватан сугышында 1941-1945 елларда Карелия фронтында алман-фашист илбасарларына каршы сугышта катнаша.
Хезмәт юлы «Киров рәссамы товариществосы»нда рәссам-график. Сугыштан соң, Буада мәдәният йорты директоры. Урыссуда рәсем һәм сызым укытучысы. 1965 елдан Әлмәттә яши һәи иҗат итә. 1965-1987 Әлмәт рәсем сәнгате мәктәбе укытучысы һәм директоры. 1975-1987 Әлмәт картиналар галереясы җитәкчесе.
Иҗаты Бала вакытыннан ук рәсем ясау, рәсем сәнгате белән мавыга. Графика һәм сынлы сәнгать өлкәсендә эшли. Әлмәттә берөзлексез иҗат белән шөгыльләнә. Татарстанның нефть якларын гәүдәләндергән уннарча картина язды. Әлмәт картиналар галереясенең бинасын төзүгә, әсәрләр тупламасын булдыруга зур көч куйды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1976 Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре 1987 РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
Хәтер Әлмәт картиналар галереясына исеме бирелгән.
Искәрмәләр
Чыганаклар Разим Вәлиуллин (төзүче). Әлмәт җырлый (җыентык). Казан: «ГранДан», 2003. ISBN 5-89928-070-0 Альметьевская картинная галерея. 100 произведений (альбом). М.: Музей-галерея "Новый Эрмитаж – один, 2004. Альметьевская картинная галерея (каталог). М.: Музей-галерея «Новый эрмитаж-один», 2005.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Рәссамнар Төркем:Укытучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре