Йоһан Лайдонер (, , , Вирац вулысы, Феллин өязе, Лифляндия губернасы, Рәсәй империясе — , Владимир, РСФСР, ССРБ) — Рәсәй империясенең һәм Эстониянең хәрби эшлеклесе, Эстония сәясәтчесе. Тәрҗемәи хәле Вилнә җәяүле гаскәр юнкер укуханәсен (1905) һәм Николай Генераль ыштаб укухансен (1912) тәмамлаган. Беренче бөтендөнья сугышы катнашучысы. 1917 дә дивизия ыштабы башлыгы. 1917 нең декабреннән Эстон дивизиясе башлыгы. Алманнар Балтыйк буеннан киткәннән соң эстон гаскәре баш (1918—1925). 1924 тә Таллиндагы коммунистлар күтәрелешен бастыруда катнашкан. 1925—1934 елларда да. 1934 нең 12 мартында Константин Пәтс белән дәүләт түнтәрелешен оештырган һәм яңадан сәргаскәр итеп билгеләнгән. Дәүләт шурасы әгъзасы һәм Милли җыен (Рийгикогу) депутаты (1937—1940). Эстония ССРБга кушылганнан соң кулга алына, башта Пензага сөрелә, аннары Киров, Иваново төрмәләрендә утыра. 1952 тә «контринкыйлаби агитация» һәм «совет хакимиятенә каршы эшчәнлек»тә гаепләнеп 25 ел төрмәгә хөкем ителгән. 1953 тә вафат булган. Чыганаклар http://www.hrono.ru/biograf/bio_l/laidoner.html
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Йоһан Лайдонер · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.