Зыя Камали, Зыяэтдин әл-Кәмали, ЗыяэтдинКайбер чыганакларда Фәрвәй, Пәрвәзетдин, Фәрвәэтдин исеме дә күрсәтелә Җамалетдин улы Камалетдинов (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Тәрҗемәи хәле 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге БР Чишмә районы) Келәш авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Соңыннан Уфадагы Госмания мәдрәсәсенә1887 елда ахун Хәйрулла Госман (1847-1907) тарафыннан ачылган кереп укый.

Мисырда Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның «Җәмгыяте хәйрия» оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле Әл-Әзһар университетында укый«Төрки-татар дөньясы» сайтында (остазы — галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905).

Уфада 1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм Госмания мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, алман теленнән дә киң мәгълүматлы була, рус телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара.

«Ислам дөньясы» Мәгариф тарафдары З. Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә «Ислам дөньясы» («Әлгаләмел Ислам») газетасы чыгара башлый (1906-1907). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрләренә өндиИсмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «ӘЛ-ГАЛӘМЕ ӘЛ-ИСЛАМИ». Китапта: Әдәби сүзлек. Казан, 2001..

«Галия» мәдрәсәсе

Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, З. Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә «Галия» мәдрәсәсе («Мәдрәсәи Галия Диния») эшли башлыйР.Үтәбай-Кәрими. Галия мәдрәсәсе. Башкорт белешмәлеге. ISBN 978-5-88185-143-9 З. Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-1918, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге), психология фәннәреннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңлаешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була.

Дарелмөгаллимәт З. Камали — хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт () оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара.

Әсәрләре Фәлсәфәи Исламия (4 ) Дини тәдбирләр Аллаһ гадәләте Коръән Кәрим тәрҗемәсе (басылмый калган) Коръән Кәрим һидаятьләре (басылмый калган) Дини мәктәп вә мәдрәсәләребез (басылмый калган)

Элемтәләре Маҗар (яһүд) ислам белгече Һерман Вамбери (1832-1913) белән хат алыша, кайбер басма хезмәтләрен Будапештка җибәреп, Һ. Вамберидан югары бәяләмә ала.

1920-1930 елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдинов (1859-1936) даирәсендә (Габдрахман Гомәри (1867-1933), Мөхлисә Бубый (1869-1937) һ. б. белән), Диния нәзарәтендә әгъза булып хезмәт итә. Уфада 1924-1927 елларда нәшер ителгән «Ислам мәҗәлләсе» журналы битләрендә фәлсәфәи мәкаләләре басыла.

Сәяси золым Бинахакка хөкем ителеп, олыгайган көнендә кимсетүләр кичереп, 1942 елда Самар шәһәрендә корбан була.

Цитата

Хәтер 2023 елның 6 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылы мәчете диварында бөек мәгърифәтчегә тактаташ ачылган Башкортстан Республикасында Зыя Камалиның 150 еллыгына багышланган тантана узды. БТК, 6.12.2023. 2024 елның 1 августында Уфада Зыя Камали йортын (Гафури ур., 89) җимергәннәрАйгиз Гильманов. В центре Уфы снесли дом с мемориальной ценностью возле Первой соборной мечети. УФА1.ру. 3.08.2024.

Искәрмәләр

Чыганаклар Ислам в Среднем Поволжье: история и современность. Очерки. Казань: Мастер Лайн, 2001. Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүчесе Заһид Шәфигый). Казан, ISBN 5-298-00949-2

Сылтамалар Ф. Сукталиев. Галия мәдрәсәсе. «Гасырлар авазы», 1996 ел, 3-4 саннар. Кәмали З. Фәлсәфәи исламия. Икенче җөзьэ. Фәлсәфәи гыйбәдәт.pdf

Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Мөдәррисләр Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Ректорлар Төркем:Татар язучылары Төркем:Мәгърифәтчеләр Төркем:Татар мәгърифәтчеләре Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Репрессияләнгән татарлар Төркем:Госмания мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Әл-Әзһар университетын тәмамлаучылар