Шәүкәт Ибраһимов, Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов, (1923-1989) — галим, техник фәннәр докторы (1965), профессор (1974), Казакъстан ССР ФА вице-президенты (1974-1986), Казакъстан ССР ФА хакыйкый әгъзасы (1970), Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (1982), Казакъстан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1978).

Тәрҗемәи хәле 1923 елның 22 октябрендә Казанда туган. Казан авиация институтын (1948), Мәскәү дәүләт корыч һәм кушылмалар институтында () аспирантура (1955) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1948-1952 Мәскәүдә һәм Казанда авиация заводларында эшли. 1956-1969 ССРБ министрлар шурасы каршындагы Атом энергиясен тыныч максатларда файдалану дәүләт комитетының Обнинскидагы Физика-энергетика институтында өлкән гыйльми хезмәткәр, лаборатория мөдире. 1969-1970 Казакъстан ССР Атом-төш физикасы институтында директор урынбасары, 1970-1987 директор, 1987-1989 лаборатория мөдире. 1974 елдан Казакъ дәүләт университеты профессоры. 1974-1986 Казакъстан ССР ФА вице-президенты.

Гыйльми эшчәнлеге Төп фәнни хезмәтләре каты җисем физикасына, радиацияле материаллар белеменә, атом энергетикасына, төш техникасына карый. Ш.Ш. Ибраһимов тарафыннан күп кенә гамәли күрсәтмәләр һәм тәкъдимнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру төш энергетикасында кулланыла торган материалларның нурланышка чыдамлыгын, төш-энергетика җайланмаларының экономиялелеген күтәрүгә һәм хәвефсезлеген арттыруга ярдәм итә.

Фәнни хезмәтләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Октябрь Инкыйлабы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе. Казакъстан ССР дәүләт премиясе (1978).

Хәтер 1997 Алматы акимының 31 нче карары (02.07.1997) белән Алматыдагы урамга исеме бирелгән. Урамның озынлыгы – 7 км. Элекке исеме — Медео районы Алатау шәһәренең Ленин урамыАлматы көшелері. Анықтамалық энциклопедия. Алматы: ИП Волошин, 2009. ISBN 978-601-7157-18-0.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Казахская ССР: Краткая энциклопедия. Т. 3. Алма-Ата., 1989.

Сылтамалар Ш.Ш. Ибраһимов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә Ш.Ш. Ибраһимов «Милләттәшләр» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Казакъстан ССР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Казакъстан ССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Академиклар Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ физиклары Төркем:Физиклар