Түбән Көек — Татарстан Республикасының Әтнә районындагы авыл. Географиясе Түбән Көек Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 56 чакрым, ә район үзәге Олы Әтнәдән төньяк-көнбатышка таба 10 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.8 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 260 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96,54%, башка халыклар — 3,46%.

Күренекле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1840-01-03 Ногман Габделкәримов 1918 Казан 1883-12-15 Әхмәтгәрәй Хәсәни «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе язучынәширтәрҗемәче «Аң» журналыГасыр 1934 Екатеринбург

Ногман Габделкәримов (1840-1918) хәзерге Әтнә районы Түбән Көек авылында туып, аннары Казанга китеп, беренче гилдия сәүдәгәр булган күренекле кеше. 1910 еллар тирәсендә Ногман Габделкәримов туган авылы Түбән Көектә ирләр һәм хатын-кызлар мәдрәсәләре салдыра. Ногман Габделкәримов Зәйнәп Хәсәниянең (1887 елның 25 нче сентябрендә Казан шәһәрендә туган) әтисе. Габдулла Тукайның Клячкин шифаханәсеннән, 1912-1918 елларда Казанда чыккан "Аң" исемле әдәби-иҗтимагый журналның секретаре Зәйнәп Хәсәниягә язган хаты (хат Тукай томнарына кертелгән): "Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым! 8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректорын үземә күрсәтсәгез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, "Толстой сузләре"нең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр. Г.Тукаев. 1913 ел, 28 март". Түбән Көек мәктәбендә төрле елларда белем алган күренекле шәхесләр: Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы (1940) – тарих фәннәре кандидаты (1982). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре. Яхина Зөбәйдә Нургали кызы (1950) – адвокат. Татарстанның атказанган юристы, ТР адвокатлар коллегиясе әгъзасы. Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (04.06.1945 - 16.01.2017) – шагыйрә. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1984). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011 нче ел). Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы (1950) – артистка, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее директоры. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Самат Шакир (Шакиров Самат Фәтхрахман улы) (1924-1998) – шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1962), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984.) Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.