Альберт Мәүликов, Альберт Вәзил улы Мәүликов — РФ федераль таможня хезмәтенең Идел буе таможня идарәсе Татарстан таможнясы башлыгы (2008). Таможня хезмәте генерал-майоры. ТР наркотикларга каршы комиссиясе әгъзасыТР наркотикларга каршы комиссиясе сайты. ТАССР атказанган төзүчесе Вәзил Мәүликовның улы.

Тәрҗемәи хәле 1968 елның 22 маенда Казанда туган. Яр Чаллыда Кама политехника институтын (1992), Нижгарда Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен (2006) тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы 1992-1995 — «КамАЗ» ААҖ инженер-конструкторы. 1995-1996 — Яр Чаллы таможнясы инспекторы. 1996-1998 — Яр Чаллы таможнясы өлкән инспекторы 1998-2000 — Яр Чаллы таможня посты әйдәүче инспекторы. 2000–2004 — Яр Чаллы таможня постының таможня нәзарәте һәм таможня тутыруы бүлеге башлыгы урынбасары. 2004-2006 — Яр Чаллы таможня постының башлык урынбасары. 2006-2008 — Яр Чаллы таможня постының башлыгы. 2008 елдан — Татарстан таможнясының башлыгыТатарстан таможнясында яңа башлык.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Таможня хезмәте отличнигы күкрәк билгесе. 2- һәм 3- дәрәҗә Таможня органнарында хезмәт иткән өчен медальләре. Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә медале.

Кызыклы факт Казан халыкара һава аланы таможня посты өлкән инспекторы вазифасын алу өчен 1 урынга 23 намзәт көрәшә.А.Мәүликов: Таможня хезмәткәренә карап ил турында фикер йөртәләр.

Сылтамалар ТР эшлекле үзәге Шәхесләр: Татарстан Республикасы А.В. Мәүликов «Чикләрсез татарлар» сайтында А. Мәүликов «Татаринформ» сайтында

Моны да карагыз Альберт Мәүликов белән әңгәмә

Искәрмәләр

Төркем:Кама политехника институтын тәмамлаучылар Төркем:Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Генераллар Төркем:Шәхесләр:КамАЗ