Олег Ханов, Олег Закир улы Ханов (, 1951 елның 11 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Архангель районы, Кызгы ― 2025 елның 30 сентябре, РФ, Ырынбур) — театр һәм кино актеры, театр режиссеры, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе (2012—2019), 2000―2009 елларда, 2022 елдан ― М. Горький исемендәге Ырымбур дәүләт өлкә драма театры артисты. РФ дәүләт премиясе (1995), Башкортстан АССРның Салават Юлаев премиясе (1981), Станиславский исемендәге халыкара премия (2014) лауреаты, Петр фән һәм сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (2005), профессор (2005). РСФСР атказанган (1987), БАССР (1983) һәм Россия Федерациясенең (2024) халык артисты.

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 11 августында Башкортстан АССР Архангель районы Кызгы авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын (Г. Гыйләҗев, Ф. Касыймова курсы) тәмамлаган (1973).

Хезмәт юлы 1973 елдан М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшли. 1989―1993 елларда ― Республика яшь тамашачылар театрында (хәзер БР М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) сәнгать җитәкчесе. 1983―1999 елларда ― БАССР (БР) театр әһелләре берлеге идарәсе рәисе. «Сатирикон» театрында (Мәскәү) эшли. 2000―2009 елларда ― Ырынбурда М. Горький исемендәге Ырынбур өлкә драма театрында актер һәм режиссер. Ырынбур сәнгать институтында укыта. 2009―2012 елларда ― Салават дәүләт башкорт театры баш режиссеры. 2012—2019 елларда ― М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Ханов Гафури театрының сәнгать җитәкчесе вазифасыннан киткән. Азатлык радиосы, 11.04.2019. 2022 елдан ― М. Горький исемендәге Ырынбур дәүләт өлкә драма театры артистыХанов Олег Закирович. Оренбургский государственный областной драматический театр им. М. Горького

2025 елның 30 сентябрендә Ырынбурда вафатЭлина Ахметова. В Оренбурге умер народный артист Башкирии и России Олег Ханов. Башинформ, 30.09.2025. Уфада җирләнгән. Иҗаты Актер амплуасы күпкырлы: трагедия каһарманнарын да, комедия каһарманнарын да бердәй уңышлы уйный. Башкорт теленә пьесалар тәрҗемә итәБашкорт белешмәлегендә .

Уйнаган рольләре Гафури театрында Ричард Галин «Айгөл иле» М. Кәрим Мәхмүт «Җәяүле Мәхмүт» М. Кәрим Әдамшаһ «Ташлама утны, Прометей» М. Кәрим Шомбай «Шомбай» К. Мәргән Мулла «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин Сандро «Айсылуның айлы кичләре» И. Абдуллин Кендек «Озын-озак балачак» М. Кәрим Мулино «Хатын-кыз тегүчесе» (Дамский портной) Ж. Фейдо Мөэмүн бабай «Ак пароход» Ч. Айтматов

Ырынбур өлкә театрында Наполеон («Корсика кызы», И. Губач) Ямчы, Хлопуша, Күзгә күренми торган кеше («Капитан кызы», А. С. Пушкин) Фредерик Леметр («Фредерик, яки Җинаятьләр бульвары», Э.-Э. Шмит) Мулино («Хатын-кыз тегүчесе», Ж. Фейдо) Бруно («Миһербанлы мөгез йөртүче», Ф. Кроммелинк) Акыл иясе («Өченче әтәчләргә кадәр», В. М. Шукшин)

Сатирикон театрында Полоний («Гамлет», У. Шекспир, Роберт Стуруа куелышында)

Куйган спектакльләре Туймазы татар театрында 1998 «Мәкер һәм мәхәббәт» (Коварство и любовь) Ф. Шиллер — II Россия кече шәһәр театрлары фестивалендә (Мәскәү) катнаша. 2000 «Онытылган» (Всеми забытый) Назыйм Хикмәт — Россия-Төркия театр һәм заманча драматургия фестивалендә (Әнкара) катнаша. 2003 «Гамлет» У. Шекспир — V Россия кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша (Лысьва).

Башкорт ТЮЗында «Бернард Альба йорты» (Ф. Гарсиа Лорка)

Салават драма театрында 2005 «Зәйтүнгөл» Н. Асанбаев 2006 «Шулай булды шул» Т. Миңнуллин 2007 «Соңлаган мәхәббәт» (Поздняя любовь) А.Н. Островский 2008 «Аккош җыры» (Лебединая песня) А.П. Чехов 2009 «Анакай » (Мамуля) С. Белов 2009 «Ул кайтты» Ә. Атнабаев 2010 «Шайтан коткысы» (Бес в ребро) М. Багаев 2010 «Риваять» Т. Миңнуллин 2011 «Чияле тау» Н. Асанбаев 2012 «Ак тәүбә, кара тәүбә» Т. Миңнуллин һ. б.

Гафури театрында 2012 «Бирнәсез кыз» (Бесприданница) А.Н. Островский 2013 «Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга» Таңчулпан Гарипова 2014 «Ялгызлык ташы» Ә. Гаязов 2014 «Гафу ит мине» (Прости меня!) И. Герман 2015 «Каһым түрә» Б. Бикбай, Х. Иргалин М. Горький исем. Ырынбур драма театрында Ямщик, Хлопуша, Человек-фатум ― «Капитанская дочка», А. С. Пушкин, 1999 Арбенин ― «Маскарад», М. Лермонтов, 2001 Ротмистр ― «Отец», А. Стриндберг, 2002 Фредерик Леметр ― «Фредерик, или Бульвар преступлений», Э.-Э. Шмит, 2003 Мулино ― «Дамский портной», Ж. Фейдо, 2003 Бруно ― «Великодушный рогоносец»", Ф. Кроммелинк, 2004 Мудрец ― «До третьих петухов»", В. М. Шукшин, 2007 Наполеон ― «Корсиканка», И. Губач, 2007 Сарафанов ― «Свидания в предместье», А. Вампилов, 2008 Ричард, герцог Глостер, король Ричард II ― «Ричард III», 2011 Петр Иванович Адуев — «Обыкновенная история», И. Гончаров, 2023 Василь — «Вечер», А. Дударев, 2023 Фильмография 1981 Ханьяр роле — «Алтын атлы җайдак» (Всадник на золотом коне), «Мосфильм» (реж. Василий Журавлев) Кино-театр.ру сайты мәгълүматы.

Катнашкан фестивальләре 2007 «Кырым көймәсе» (Крымский ковчег) фестивале (Акмәчет, Украина) — Наполеон роле (Иржи Губач «Корсикан кызы»). 2008 IV «Синең шанс» (Твой шанс) театр мәктәпләре фестивале (Мәскәү) — Сарафанов роле (А. Вампилов, «Өлкән абый» (Старший брат) һәм режиссер-педагог. 2008 IX Волков фестивале (Ярославль) — Арбенин роле (М.Ю. Лермонтов, «Балмаскарад»). «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче. 2009 III Н.Х. Рыбаков исемендәге фестиваль (Тамбов) — «Россия актеры» мактаулы исеменә лаек була. 2009 «Театр язы» фестивале (Уфа) — «Ул кайтты» спектакле (Әнгам Атнабаев әсәре) белән катнаша. 2010 VIII кече шәһәрләр фестивале — Светловидов роле (А.П. Чехов, «Аккош җыры» (Лебединая песня) һәм режиссер. Халыкара фестивальдә (Братислава, Словакия) «Авыл хикәятләре» спектаклен режиссер-куючы буларак тәкъдим итә. 2012 «Театр Олимпы» федераль фестивале (Сочи).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1981 ― БАССР атказанган артисты. 1981 ― БАССРның Салават Юлаев премиясе (иҗат төркеме эчендә) — Кендек роле өчен («Язмышлардан узмыш юк» Мостай Кәрим әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында). 1983 ― БАССР халык артисты. 1987 ― РСФСР атказанган артисты. 1996 ― РФ дәүләт премиясе (әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә) — «Бибинур, һай, Бибинур!» спектаклендә (Ф. Бүләков әсәре, Рифкать Исрафилов куелышында) Габдрахман ролендә уйнаган өчен. 1994 ― А. Яблочкина исемендәге премия — «Миһербанлы мөгез йөртүче» (Великодушный рогоносец) (Ф. Кроммелинк әсәре, режиссер Рифкать Исрафилов) спектаклендәге Бруно роле өчен («Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә). 2003 ― Ырынбур губернаторының «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ротмистр роле өчен («Ата», А. Стриндберг). 2012 ― «Ырынбур лирасы» (Оренбургская лира) премиясе — Ричарда III роле өчен(«Ричард III» У. Шекспир). 2014 ― Станиславский исемендәге халыкара премия«Башинформ» сайтында. 2024 ― Россия Федерациясенең халык артисты ― кинематография, музыка, театр, хореография һәм цирк сәнгатен үстерүдә зур хезмәтләре өченУказ Президента Российской Федерации от 03.04.2024 № 233. Официальное опубликование правовых актов Аның турында әдәбият А. Сагитова. Олег Ханов. Судьба, избранная мною. Уфа, 2023Лейла Аралбаева. В Уфе презентовали книгу об известном актере Олеге Ханове. ИА «Башинформ», 10.11.2013 Искәрмәләр

Сылтамалар М. Гафури театрының рәсми сайты О.З. Ханов «Кино-театр.ру» сайтында

Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Гафури театры режиссерлары Төркем:Шәхесләр:Салават драма театры Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:Шәхесләр:М. Горький исемендәге Ырынбур драма театры