Ашина - Төрки каһанлыкларында идарә иткән аксөякләр нәселе.

Риваять буенча төркүт ыругы Ашина бүре анасы оныгыннан килеп чыккан.

Лев Гумилев буенча Ашина - "намуслы бүре" дигән сүз. Төрки телләрдә бүре яки каскыр сүзләре кулланылган.

Олы династиягә нигез салучы - Бумын каһан, Кече династиягә нигез салучы - Истәми Баһадир каһан булып санала.

Ашина нәселендә мирас итү тәртибе: абыйдан соң эне тәхеткә утыра, абзыйдан соң бертуганның улы утыра (баскыч мәсләге).

Ашина нәселенең вәкилләре төрле түрәләр булып эшләгәннәр: ябгу (каһаннан соң икенче зат), тәгин, шад - тәхет варислары, суйбашлар - гаскәр башлыклары, илтәбәрләр - буйсынган төбәкләр хакимнәре.

Лев Гумилев буенча Ашина дигән төркүтләр нәселе баштарак маңгул телендә сөйләшкән.

Риваять

Таншу дигән Кытай чыганагы буенча борынгы заманда һуннар нәселе Ашина булган, бу ыруг дошманнар тарафыннан тар-мар ителгән һәм үтерелгән булган, тик бер генә йөкле хатын калган, ул Алтай төньяк-көнбатышындагы тау тишегендә качкан, анда бүреләр өне булган. Бала тапканда, хатын үлгән, ә бүре анасы малайны ашатып үстергән, бүре анасының алты бүре баласы, ә малай - җиденчесе булгандыр.

Риваять буенча нәкъ бу малайдан һуннар патшалары нәселе Ашина-Җиде (Ашина Эди) башланган.

Шәҗәрә Көнчыгыш Төрки каһанлыгы Бумын — 542—552, каһан 551 Кара Иссык Хан — каһан 553—554 Мукан-каган — каһан 554—572 Тобо Хан — каһан 572—581 Амрак — каһан 581 Бага-Ышбара хан — каһан 581—587 Чоллыг-Җагбу-Бага хан — каһан 587—588 Юн-Олуг — каһан 588—599 Кара-Чурын-Төрк — каһан 599—603

Көнбатыш Төрки каһанлыгы Истәми хан — Көнбатыш Төрки каһанлыгы ябгу-хакиме 554—576 Кара-Чурын-Төрк — 576—599 Нили-хан — 599—604 Басыл-тегин — каһан 604 Таман хан — каһан 604—612 Шәгөй хан — каһан 612—618 Тун-Ябгу хан — каһан 618—630 Күлүг-Себер хан — каһан 630—631 Сы-Ягбу хан — каган 631—633 Нишу Дулу хан — каган 633—634 Ышбара-Толис-шад хан — каган 634—639 Халлыг Ышбара-Ягбу хан — каган 653—657 Ашина Дуҗи хан — каган 676—679 Ашина Хүшәле-шад — каган 693—704

Әдәбият

Гумилёв Л. Н. Древние тюрки. М.-Л., Наука, 1967. Ганиев Р.Т. Восточно-тюркское государство в VI - VIII вв. — Екатеринбург: Издательство Уральского университета, 2006. — С. 152. — ISBN 5-7525-1611-0.

Төркем:Тарихи дәүләтләр Төркем:Төрки дәүләтләр