Нәфисә Хәйруллина (Нәфисә Шамил кызы Хәйруллина) – драма актеры, Камал театры артисты.
Тәрҗемәи хәле
1988 елның 3 февралендә Казанда туган. Әнисе - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фирдәвес Хәйруллина. Әнисе кызын тәрҗемәче яисә табиб итеп күрәсе килсә дә, Нәфисә 14 яшендә артист булырга карар кыла. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә, параллель рәвештә Камал театрында дәресләр ала. Әнисе вафат булгач, әнисенең сеңлесе Мәйсәрә апа гаиләсендә яши.
2008 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән. Аннары Мәскәүгә киткән. 2026 елда Казанда Айдар Җаббаров белән Луиза Салиаскәровага багышланган спектакль өстендә эшлиНәфисә Хәйруллина: Әни вафатыннан соң мин читлектән ычкынган кош сыман театрга ашкындым. Татар-информ, 7.08.2026. Иҗаты Тәүге ролен беренче курста укыганда уйный. Нәфисәнең сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук тәнкыйтьчеләр аның сәләт күәсенең ташып торуын шәйләделәр. Александр Домогаров, Чулпан Хаматова иҗатын үзенә өлге итеп ала «Ватаным Татарстан», № 4, 12.01.2011
Уйнаган рольләре Нәдимә - «Сыер» Назыйм Хикмәт Шәкүрә - «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук Яшь Су кызы - «Кечтүкле уен» Илгиз Зәйниев Ризидә - «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким Саҗидә - «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Кызлар - «Йөзек кашы» Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы) Алия - «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев Камәр - «Курчак туе» Гаяз Исхакый (Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасы) Кызлар - «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Каракүз - «Бәби» Илгиз Зәйниев Сәвия - «Мылтык» Зөлфәт Хәким Шәрифҗамал - «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Миләүшә - «Мин ышанам сиңа» Ләбиб Айтуганов Диана - «Дивана» Туфан Миңнуллин
Сериаллар «Ерактагы йолдызым» спектаклендә (реж. Нурания Җамали) - Чулпан.
Шәхси тормышы Ире Рубен Дишдишян (1959 елгы), кино- һәм телепродюсер. Улы ДаниэльИлгизә Галиуллина. Нәфисә Хәйруллина ни өчен Камал театрыннан киткән? Актриса серләрен ачты. Шәһри Казан, 7.08.2026.
Кызыклы факт «Курчак туе» спектаклендә татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып анадан-тума чишенгән актриса, дип санала.
«Иң чибәр 40 татар кызы» Интернет-бәйгесендә 19- урынны ала (2012)Самые красивые татарки.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Гөлинә Хисаметдинова. Нәфисә Хәйруллинада итальян каны уйный. «Ватаным Татарстан», № 4, 12.01.2011 Эльвира Мозаффар. Нәфисә. «Шәһри Казан», 2010 ел, 21 гыйнвар, № 7 (4739). Гүзәл Саттарова. Нәфисә Хәйруллинаны чишенергә кем мәҗбүр итте? «Аҗаган», 2009 ел, декабрь, № 12.
Сылтамалар Н. Хәйруллина Камал театры сайтында Вконтактедагы бите
Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары