Халитов — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Халит» / «Хәлитъ» («Кушылу», «бергәлек») исеменнән ясалган.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Нияз Халитов (19.12.1950), архитектура профессоры. Яхъя Халитов (22.08.1929), әдәби тәрҗемәче. Фуат Халитов (1909-1981), актер, ССРБ халык артисты (1975). Гали Халит (Халитов) (1915-1992), әдәбият галиме. Ринат Халитов (1957), музыкант, дирижер, Казан консерваториясе профессоры. Рәгъде Халитов (1943), музыкант, КФУ профессоры. Ибраһим Халитов, Казанның 4нче (Зәңгәр) мәчет имамы, Фуат Халитовның әтисе. Рөстәм Халитов (1920-1981), Дан орденының тулы кавалеры Шамил Халитов (13.09.1958), Нефтекама шәһәр округы хакимият башлыгының беренче урынбасары (2012). Рим Халитов (03.02.1942), ТР төзүчеләр берлеге президенты (2005). Айрат Халитов, рәссам, Казанның меңьеллыгы эмблемасы авторы.

Халитова Зөмәррә Халитова (05.09.1926), тәрҗемәче, журналист, К. Тумашева кызы, Н. Халитовның әнисе. Наилә Халитова Сәмәрә Халитова (1960), укытучы, спортчы (гер күтәрү), 5 тапкыр дөнья чемпионы, рекорды Гиннесс китабына кертелгән. Тамара Халитова (1947―2022), 1995―2002 елларда Әлмәт театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998).

Моны да карагыз Халитов урамы (Рөстәм Халитов урамы) (Казан) Халиди Халидов Халидия мәдрәсәсе Шулай ук карагыз Халиков

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр