Хатанга () — Россиянең Красноярск краендагы елга. Хета һәм Котуй елгалары кушылуыннан хасил булган. Лаптевлар диңгезендәге Хатанга култыгына коя.
Озынлыгы 227 км, бассейнының мәйданы 364 мең км². Төньяк Себер түбәнлегендә киң үзән буйлап ага. Нигездә кар һәм яңгыр сулары исәбенә туена. Уртача су чыгымы 3320 м³/сек. Боз кату сентябрь ахырында — октябрь башларында, июньдә боз китү күзәтелә. Төп кушылдыклар: Попигай, Хета. Балыкка бай (омул, , , һ.б.). Көймәләр йөрешле. Хатанга буенда бер үк исемле пристань урнашкан.
Төркем:Таймыр АО елгалары