Баффин диңгезе, Баффин култыгы дип тә атала (, , ) — Төньяк Боз океанындагы ярым ябык диңгез. Гренландия һәм Канада Арктика архипелагының көнчыгыш ярлары арасында. Атлантик океаны белән Девис бугазы аша тоташкан.
Мәйданы 530 мең км². Уртача тирәнлеге 861 м, иң тирән урыны — 2414 м. Суның өске катламындагы температура җәен +4…+5°С, кышын —1°С. Тозлылыгы 30…34‰. Кышын йөзеп йөрүче бозлар белән каплана. Җәен бозлар диңгезнең үзәк һәм көнбатыш өлешләрендә генә кала. Төп балыклар — белуха, тәрәч, .
Инглиз диңгез сәяхтчесе Уильям Баффин исеме белән аталган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча диңгезләр