Мариан утраулары (, ), элек Ладрон утраулары ( — Караклар утраулары) — Тын океанның көнбатыш өлешендәге утраулар төркеме, Микронезиядә.
Мәйдан 1,1 мең км². 15 эре һәм берничә вак утрау һәм рифлардан гыйбарәт. Килеп чыгышы ягыннан мәрҗән һәм вулканик утраулар. Җир тетрәүләр еш була. Иң биек ноктасы — 965 м. Фосфорит, күкерт, тимер һәм марганис рудасы чыганаклары бар.
Тропик пассатлы климат. Елга 1800–2100 мм явым төшә. Тайфуннар була. Көньяк һәм көнчыгыш тау битләүләре даим яшил тропик урманнар белән капланган, төньякта ксерофит үсемлекләре үсә. пальмасы, банан, цитрус үсемлекләр үстерелә. Пахта, шикәркамыш игелә, каһвә җитештерелә. Балык тотыла.
Мариан утрауларына аурупалылардан иң беренче булып 1521 елда Фернан Магеллан килеп җиткән һәм утрауларны Испания кыйралы Филипп IVнең тол хатыны исеме белән атаган. Моны да карагыз Мариан иңкүлеге
Төркем:Австралия һәм Океания утраулар төркемнәре Төркем:Мариан утраулары