«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, ) — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

Тарих

2011 елда ТР мәдәният министрлыгыул вакытта ТР мәдәният министры — Зилә Вәлиева тарафыннан Татарстанда Татарстанда 15 дәүләт, 3 шәһәр, 4 хосусый театр эшли, бу өлкәдә якынча 2 мең кеше хезмәт куя театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган.

Элеккерәк елларда «Тантана» — Камал театры премиясе булса, 2011 елдан дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелә.

Максаты Премия булдыруның максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр киңлеген булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү. Казан мэриясенең рәсми порталында

Статут Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла. Премияне тапшыру Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза. Лауреатларны мәдәният министры раслаган комиссия билгели. Премияне, кагыйдә буларак, ТР мәдәният министры тапшыра. Премиягә намзәтләр саны чикләнми, һәр театр берничә актерны (төркемне) намзәтлеккә тәкъдим итә ала яки бер үк актерны берничә номинациягә намзәт итеп күрсәтә ала. ТР мәдәни министрлыгы рәсми сайтында Лауреат исеменә лаек булганнарга лауреатлык дипломы һәм акчалата бүләк бирелә. Лауреатларның һәрберсенә 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырыла (2014). 2020 елдан башлап, 100 мең сум (салым түләгәч, 86 мең) түләнә. Номинацияләр Премия 9 (соңыннан 11) номинациядә тапшырыла. Дебют. Курчак театрының иң яхшы артисты. Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле. Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле. Иң яхшы эпизодик роль. Иң яхшы актерлар ансамбле. Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен. Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы. Иң яхшы хатын-кыз роле. Иң яхшы ир-ат роле. Ел вакыйгасы. Шамил Закиров исемендәге махсус премия (2013 елдан)67 мең сум күләмендә РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов билгеләгән «Тантана» премиясенә тамашачы да лаек була ала. Аны бер ел эчендә сатып алынган театр билетлары буенча билгелиләр.

Премия турында фикерләр Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР мәдәният министры урынбасары: «Татарстанда Халыкара театр көнен талант, уңыш һәм халык мәхәббәте билгесе буларак, «Тантана» театр премиясен тапшыру белән билгеләп үтү тагын бер матур традициягә әйләнде». Татар-информ, 28.03.2013

Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт киңәшчесе: ««Тантана» – ул без, тамашачыларны, артист белән кайгырырга, көләргә һәм аның хисләрен кичерергә мәҗбүр итүче театр сәнгате сере». Камал театры рәсми сайтында

Разил Вәлиев, шагыйрь, ТР Дәүләт шурасы комитет рәисе: «Әлегә кадәр игътибар үзәгендә гел Казан театрлары иде, ә башка шәһәрләрдәге театрлар читтә кала. Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы театрлары да ким эшләми, аларның да үз тамашачылары бар. Аларның хәле Казандагы театрларга караганда авыррак. Бу премия белән без читтәге театрларны дөньяга чыгарабыз. «Тантана» шуның белән дә кыйммәтле». Камал театры рәсми сайтында

Нияз Игъламов, театр белгече: «Киләчәктә «Тантана» «Оскар»дан кимрәк булмаячак, ул инде хәзер республиканың мәдәни тормышында — вакыйга. Номинантлар исемлегенә эләгү дә зур дәрәҗә».

«Тантана» театр премиясе лауреатлары