Төгермән авылА. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011. (, ) — Удмуртиянең Юкамен районындагы татар авылы.

Географиясе

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән төньякка таба турыдан якынча 8 километр ераклыкта урнашкан.

Сәгать поясы Төгермән авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Атамасы Авылның татарча атамы кебек үк удмуртча (бисермәнчә) атамасы да тегермән дигәнне аңлата.

Тарихы

Авыл беренче тапкыр Погост Верх Лекмы дип 1662 елда телгә алына, ул вакыт биредә 11 йорт була. 1710 елда биредә 1 йортта 4 кеше яшәгән. 1747 елда биредә 21 ир-ат исәпкә алына, бисермәннәр. 1763 елда 54 кеше яшәгән. 1802 елда 9 йортта 42 татар кешесе исәпкә алына. 1891 елда 62 йортта 5432 татар, 86 бисермән яшәгән.«Родная Вятка». 1938 елда 85 татар хуҗалыгы, 20 бисемән хуҗалыгы исәпләнгән.

Халкы

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 208 кешенең 73 % тәшкил иткән.

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Дин

XXI гасыр башында яңа мәчет төзелә.

Мәгариф

1935 елда авылда башлангыч мәктәп була, анда 55 бала татар телендә белем алган.

Искәрмәләр

Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары