Ринат Мәһдиев, Ринат Рәүф улы Мәһдиев (1960 елның 11 марты, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) – конструктор, техник фәннәр кандидаты, доцент, «Нур-Свет» газетасының (Санкт-Петербург) баш мөхәррире.
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 11 мартында Үзбәкстанда Ташкәнттә туган. Ташкәнтнең 100- мәктәбен алтын медальгә (1977), Ленинград төгәл механика һәм оптика институтын (ЛИТМО) «инженер-механик» белгечлеге буенча кызыл дипломга (1983) тәмамлаган. 1994 елда кыйммәтле кәгазьләр буенча федераль комиссия тарафыннан I категорияле финанс консультанты дәрәҗәсе бирелгән. 2001 елда техник фәннәр кандидаты диссертациясен яклаган.
Хезмәт юлы
1978-1985 студент төзү отрядлары хәрәкәтендә катнаша. 1986-1988 ЛИТМО конструкторлык бюросында инженер-конструктор. 1991-2000 ТФБ (Санкт-Петербург) торгида катнашучы. 1993-1997 ТФБ третейский суды әгъзасы, тауар базары пулаты әгъзасы. 1993 «Металл конструкцияләр заводы» ЯАҖ хуҗаларының берсе 2002 «Нур-Свет» газетасы баш мөхәррире, «Нур плюс» татар иҗтимагый берлеге (Санкт-Петербург) рәисе. 2003 ЛИТМО доценты, факультет деканы.
Иҗтимагый эшчәнлеге 1995 елдан Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятендә («Нур плюс»)Нур плюс турында даими катнаша. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. «Эшлекле Россия» (Деловая Россия) иҗтимагый берлеге шурасы әгъзасы. Ленинград өлкәсе социаль назарияте иҗтимагый пулаты рәистәше. ЛИТМО тәмамлаучылар клубы рәисе. Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы. Россиянең мөселман журналистлары берлеге идарәсе әгъзасы. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы әъгзасы. Студент төзелеш отрядлары штабы әгъзасы.
Хезмәтләре 2005 ― «Технология конструкционных материалов» (дәреслек)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Санкт-Петербургның 300 еллыгы хөрмәтенә» (В память 300-летия С.-Петербурга) медале «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» (В память 1000-летия Казани) медале ВЛКСМ ҮК «Минем Ватаным- ССРБ» (Моя Родина – СССР) алтын билгесе
Сылтамалар LinkedIn эшлекле сайты
Искәрмәләр
Төркем:Санкт-Петербург татарлары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Мөхәррирләр