Айдаров – татарларда, казакъларда, русларда еш очрый торган фамилия. «Айдар» исеменнән ясалган.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Әсгать Айдар (Айдаров) (1906-1959), шагыйрь. Җәүдәт Айдаров (1918-2000), музыкант. Ситдыйк Айдаров (1895-1938), артист. Сәйяр Айдаров (1928-2014), архитектура профессоры. Ильяс Айдаров (1956), рәссам, Тукай премиясе лауреаты (2013). Равил Айдаров (1950), КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры. Кәрамәтулла Айдаров (1881-?), дин эшлеклесе, Сәмәрканд университеты укытучысы.

Алисә Айдарова, рәссам. И. Айдаровның кызы. Анжела Айдарова, рәссам. И. Айдаровның кызы.

Шулай ук карагыз Газиз Айдарский Айдархан, VII гасыр Болгар идарәчесе. Айдаровлар — дворян ыругы.

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр