Салават Әскаров (Салават Әхмәт улы Әскаров, ) – опера җырчысы (бас), РФ (2011) һәм БАССР (1984) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).
Тәрҗемәи хәле 1946 елның 11 апрелендә БАССР Әлшәй районы Шафран бистәсендә туган. Дуван мәктәбен, Казан дәүләт консерваториясен «ялгыз җыр» белгечлеге буенча (В. Лазько сыйныфы) тәмамлаган (1980). 1969 — Уфа опера һәм балет театрында 1976-1980 — Казан опера һәм балет театрында 1980–1987 — Түбән Новгород опера һәм балет театрында 1987 — Уфа опера һәм балет театрында 1988 елдан Уфа сәнгать академиясендә «ялгыз җыр» кафедрасында укыта.Башинформ Төркия, Португалия, Таиландта гастрольләрдә була. Алмания, Польша, Кипр, КАРда шәхси ангажементы була.
Иҗаты
В.-А. Моцарт «Дон Жуан» — Командор В.-А. Моцарт «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) — Зарастро Дж. Россини «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) — Базилио Г. Доницетти «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) — Дулькамара Ш. Гуно «Фауст» — Мефистофель Дж. Верди «Риголетто» — Спарафучиле, Монтероне Дж. Верди «Трубадур» — Феррандо Дж. Верди «Бал-маскарад» — Сильвано Дж. Верди «Дон Карлос» — Филипп II Дж. Верди «Аида» — Рамфис Дж. Пуччини «Богема» — Коллен И. Кальман «Сильва» — Ферри А. Даргомыжский «Су кызы» (Русалка) — Тегермәнче А. Бородин «Кенәз Игорь» — Кончак, Галицкий М. Мусоргский «Борис Годунов» — Борис Годунов Н. Римский-Корсаков «Кар кызы» (Снегурочка) — Мороз Н. Римский-Корсаков «Патша кәләше» (Царская невеста) — Малюта Скуратов, Собакин П. Чайковский «Евгений Онегин» — Гремин П. Чайковский «Мазепа» — Кочубей П. Чайковский «Тылсымчы» (Чародейка) — Мамыров П. Чайковский «Иоланта» — Рене С. Рахманинов «Алеко» — Карт чегән Р. Гобәйдуллин «Җиһангир» — Җиһангир Х. Әхмәтов «Нәркәс» — Сынтимер Х. Вәлиуллин «Самат» — Таймас З. Исмәгыйлов «Салават Юлаев» — Юлай Азналин, Сураман (дебют, 1969) Уфа-гид сайтында З. Исмәгыйлов «Урал илчеләре» (Послы Урала) — Иван Васильевич З. Исмәгыйлов «Каһым-түрә» — Буранбай
Концерт репертуары «Stabat Mater» Дж. Россини Л. ван Бетховенның IХ симфониясе «Реквием» Дж. Верди «Реквием» В.-А.Моцарт
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1991 — А. Мөбәрәков исемендәге премия 1992 — Салават Юлаев премиясе 1984 — БАССР халык артисты 1997 — РФ атказанган артисты 2011 — РФ халык артисты
«Алтын битлек» премиясе фестивале 2006 — Зарастро партиясен башкарган «Тылсымлы флейта» (Волшебная флейта) операсы (В.-А. Моцарт) «Иң яхшы опера спектакле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.
Сылтамалар Уфа опера һәм балет театры рәсми сайты Башкортстан (белешмәлек) «Алтын битлек» премиясе фестиваленең рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе номинантлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Баслар