Мөслим Абдуллин (Мөслим Мокыйм улы Абдуллин, ) – җырчы (тенор), Казакъстан ССР халык артисты (1947). Казакъстанда опера сәнгатен барлыкка китерүчеләрнең берсе. Ришат Абдуллинның игезәк туганы. Алибәк Днишевның абыйсы (Алибәк – сеңлесе Камиләнең улы).

Тәрҗемәи хәле

1916 елның 14 мартында Симәй өлкәсе Үскәмән () шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Алматы музыка һәм драма техникумында укый башлый (1932),көллият сайты Мәскәү консерваториясенең милли бүлеген (А.И. Вишневский сыйныфы) тәмамлый (1937). 1938-1965 елларда Казакъ опера һәм балет театрында эшли. Помни про сайты 1955 елдан КПСС әгъзасы. 1965 елдан Казакъ филармонисенең «Казакъконцерт» төркеменең сәнгать җитәкчесе.

Абдуллин казакъ, рус һәм Көнбатыш Европа операларында партияләр башкара. Сәхнәдә лирик персонажлар: Тулеген, Кайракбай, Балпан, Арыстан («Кыз-Жыбек», «Жалбыр», «Ер-Таргын» һәм Е.Г. Брусиловскийның «Айман — Шолпан») образларын гәүдәләндерде. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашучы (1936).

Гаилә Абдуллина Камаш хатыны һәм дүрт бала:

Кызы-Абдуллина Галия (1941) Улы-Абдуллин Сагнай (1953) — музыкант һәм алып баручы.

Иҗаты XX гасырның 40 елларында Европа төрендәге һөнәри казакъ операсы барлыкка килгән чорда иҗат итә. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1936) катнаша. Чит ил, рус, совет композиторларының операларында лирик тенор партияләрен (игезәк туганы Ришат Абдуллин баритон партияләрен) башкара. Концертларда рус, казакъ композиторлары әсәрләрен, казакъ, татар, рус халык җырларын, рус композиторларының романсларын башкара.казакъ энциклопедиясе

Башкарган партияләре «Кыз-Жыбек», Е. Г. Брусиловский — Тулеген «Жалбыр», Е. Г. Брусиловский — Кайракбай «Ёр-Таргын», Е. Г. Брусиловский — Балпан «Айман — Шолпан», Е. Г. Брусиловский — Арыстан «Евгений Онегин», П. И. Чайковский — Ленский «Биржан һәм Сара», М. Тулебаев — Серик «Амангельды», Е. Г. Брусиловский һәм М. Тулебаев — Зилкара «Камәр сылу», Е. Рахмадиев — Туякбай «Абай», А. Жубанов һәм Латыйф Хәмиди — Азим Кино-театр сайты

Фильмографиясе 1957 — «Ягымлы табибыбыз» (Наш милый доктор) — җыр

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Казакъстан ССР халык артисты (1947) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (03.01.1959) «Почет Билгесе» ордены (22.08.1986)

Әдәбият Л.Г. Хәмиди, Р.Л. Хәмиди. Сәнгатьтә узган гомер. Алматы, 1967.

Чыганаклар «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999 «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14‏‎ Қазақ энциклопедиясы. Т. I. Алматы, 2004. ISBN 9965-9389-9-7

Сылтамалар Милләттәшләр Абдуллиннар дискы турында

Моны да карагыз Карина Абдуллина сөйли

Искәрмәләр

Төркем:Казакъстанда туганнар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Романс башкаручылар Төркем:Казакъстан татарлары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казакъстан җырчылары Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казакъстан ССР халык артистлары Төркем:Тенорлар