Роман Македонский (псевдоним, чын исеме Роман Таһир улы Рәхимов, ) – Россия кино артисты.
Тәрҗемәи хәле 1998 елның 13 ноябрендә Мәскәүдә туган. Әтисе – «П. Фоменко остаханәсе» театры артисты Таһир Рәхимов. Роман – Т. Рәхимовның икенче никахыннан туган улы. Абыйсы Артём (1980), әтисенең беренче никахыннан туган улы, Уфада яшәгән. Энциклопедия кино и ТВ Роман, Македонский псевдонимы алып, 6 яшеннән кинода төшә. АКШта яши. Тутасы (әтисенең бертуган апасы) — Венера Рәхимова (1946), курчак театры актрисасы, С. Юлаев премиясе лауреаты (1984).
Иҗаты Кино сәнгатенең детектив, мелодрама, драма төрләрендә уйный. Әтисе белән бергә«Туганнар» (БРАТиЯ) (2011) һ.б. фильмнарда уйный. Фильмография
2013 — Халыклар атасы малае (Сын отца народов ) — Саша Сталин, 14 яшьтә 2013 — Кызыл таулар (Красные горы) (сериал) — Аркадий, үсмер 2013 — Мин янәшәдә (Я рядом) (мини-сериал) – Александр, 14 яшьтә 2013 — Шәһәр шпионнары (Городские шпионы) – Влад 2012 — Дала балалары (Степные дети) (мини-сериал) — Ванька Головин 2012 — Мин булмасам, кем соң (Кто, если не я?) (сериал) — Виталик 2011 — Шива биегән арада (Пока Шива танцует) (сериал) — Васька балачакта 2011 — Туганнар (БРАТиЯ) (кыска метражлы) – Петр 2011 — Раджа Васька – Василий балачакта 2010 — Сәлам белән, Козаностра (С приветом, Козаностра!) — Евгений 2010 — Керпе томаннан чыкты (Вышел ёжик из тумана) (ТВ) 2010 — Рита (ТВ) – Рома, Маргарита улы (төп рольдә) 2010 — Экспедитор язмалары (Записки экспедитора тайной канцелярии) (сериал) — шаһзадә Пётр 2010 — Бары да синең өчен (Все ради тебя) (сериал) — Никита 2009 — Кар явуның төсе кан кызыл (Багровый цвет снегопада) 2009 — Ак алиһә балалары (Дети белой богини) — Серёжа, Петр улы 2008 — Корал (Оружие) (сериал) – Мансур 2008 — Валерий Харламов — Дмитрий 2008 — Төп дәлил (Главная улика) (ТВ) — Слава Осокин 2008 — Көртлек (Глухарь) (сериал) — малай 2007 — УГРО.Гади егетләр (УГРО. Простые парни) (сериал) — Боря 2007 — Унөч яшьлекләр (Тринадцатилетние) (сериал) — Никита 2007 — Фәрештә артыннан куу (Погоня за ангелом) (сериал) — Боря Зайцев 2006 — Доктор Живаго — Иван 2006–2007 — Сөю сөю инде (Любовь как любовь) (сериал) — Борька 2005 — Сөю ярдәмчеләре (Адъютанты любви) (сериал) – йорт-җирсез малай 2005 — Аэропорт (сериал) — Серёжа 2004 — Даша Васильева 3 (ТВ) – Никита 2004 — Бальзак яшендә..(Бальзаковский возраст, или..) – эпизод
Сылтамалар Кинозал сайты Россия киносы турында № 1 сайт Энциклопедия кино и ТВ
Искәрмәләр
Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Мәскәү татарлары