Фирдәвес Нәфыйкова (Фирдәвес Мөхәммәтвәли кызы Нәфыйкова) – балет артисты. РСФСР халык артисты (1974). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1977).

Тәрҗемәи хәле 1938 елның 20 мартында Уфада туган. Әтисе сәяси золым корбаны була (1942). Ятим калган кыз балалар йортында тәрбияләнә. Ленинград хореография укуханәсен (Нәгыймә Балтачиева сыйныфы) тәмамлый (1956). 1956-1987 елларда Уфа опера-балет театры солисты. 1986-1997 елларда Уфа хореография укуханәсендә укыта.

Иҗаты

ССРБ Зур театры сәхнәсендә, Мәскәүнең Кремль сараенда чыгыш ясый. Мәскәүдә БАССР әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1955), Сембердә (1968) һәм Ленинградта (1969) «БАССР мәдәнияты көннәре»ндә катнаша. ССРБ шәһәрләрендә, чит илләрдә (Австрия, Гвинея, Алмания, Чехословакия, Япония) гастрольләрдә була. Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә (Вена, 1959) лауреат исемен ала.

Төп партияләре Зарема («Бакчасарай фонтаны» Б.В.Асафьев; дебют, 1957) Галимә («Кара йөзләр» Х.Ш.Заимов, А.Г.Чугаев) Зәйтүнгөл («Торна җыры» Л. Степанов, З. Исмәгыйлев) Китри («Дон Кихот» Л.Ф.Минкус) Одетта—Одиллия («Аккош күле» П.И.Чайковский) Франциска («Зәңгәр Дунай» И.Штраус) Кармен («Кармен-сюита» Ж.Бизе — Р.К.Щедрин) Тәңкәбикә («Ай тотылган төндә» Морат Әхмәтов) БР мәдәни тормышы

Партнерлары Азарий Плесецкий, Леонид Козлов (Мәскәү)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган артисты (1963) РСФСР атказанган артисты (1971) РСФСР халык артисты (1974) Салават Юлаев премиясе (1977) «Хөрмәт билгесе» ордены (1981)

Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Башинформ сайты Уфа опера-балет театры сайты

Искәрмәләр

Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Артистлар Төркем:Ленинград хореография укуханәсен тәмамлаучылар