Фәрит Исәнгулов (Фәрит Әхмәдулла улы Исәнгулов, ) – язучы. С.Юлаев премиясе лауреаты (1970).

Тәрҗемәи хәле 1928 елның 2 февралендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Карлыманбаш авылында туган. Урта мәктәпне (1945), Уфа педагогия институтын (1949), Мәскәүдә югары әдәбият курсларын (1960) тәмамлый. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар авылы мәктәбендә укыта (1949-1951). Уфада китап нәшрияты бүлек мөдире (1951-1957), «Агыйдел» журналының баш мөхәррире урынбасары (1960-1965).

Иҗаты Мәктәптә укыганда язылган шигырьләре «Яшь төзүче» газетасында басылганнар. Матбугатта басылган беренче әсәре – «Әдәби Башкортстан» журналында басылган «Котлыәхмәт карт» хикәясе (1950). «Тәүге сынау» (1953), «Баскыч» (1954), «Хәмит күпере» (1956), «Быел җәй» (1958), «Кем ?» (1960), «Бөдрәкәй белән Чуаркай» (1961) повестьлары аны балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче прозаик итеп таныта. 1960 еллардан Октябрь инкыйлабы, ватандашлар сугышы чорларын чагылдырган зур әсәрләр (повестьлар, романнар) иҗат итте.

М. Горькийны, А. Серафимовичны, Н.В.Гогольнең «Үле җаннар»ын, А. Мусатовны, Н. Носовны, Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сын тәрҗемә итте. Уфагид сайтында Барлыгы 30 дан артык китап авторы. Соңгысы – «Чуак көннәр» (русча «Пригожие дни» Марсель Гафуров тәрҗемәсендә)

Басылган китаплары Уфада Аккошым минем (1964) Алтынбикә (1960) Арыш башагы (1970) Ир-егеткәй белән ат башы (1973) Һәйкәлләр тереләр өчен (1975) Кышкы җәйгор (1978) Артылыш (1979) Чуак көннәр (1986) Мәскәүдә Дубы на опушке (1976) Верный конь и добрый молодец (1977) Ржаной колос (1977) Встреча с любовью (1980) Казанда Бөдрәкәй һәм Чуаркай (1959) Председатель малае (1960) Безнең кызлар (1968)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре С.Юлаев исемендәге премия (1970) – «Арыш башагы» (1970) китабы өчен. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956)

Әдәбият Ф. Исәнгулов. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 1988.. Ф. Мусин. Туганлыкның чишмә башы. Литературная газета, 1973, 17 октябрь. С. Сафуанов. Кечкенәләргә кызыклы китап. Ағиҙел, 1962, № 10..

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Татар электрон китапханәсе Энциклопедия Башкирии

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары