Талха Гыйниятуллин, Талха Җомабай улы Гыйниятуллин (псевдонимы Анатолий Генатулин, , , 1925 елның 20 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз — 2019 елның 7 ноябре, РФ, БР, Учалы) — рус телендә иҗат итүче язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). БР халык язучысы (2010. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1925 елның 20 апрелендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Ураз авылында туган. Ятим үскән. Ташкәнт шәһәрендә ФЗӨдә укый.

Бөек Ватан сугышы елларында 1943 елга кадәр Уралда фрезерлаучы булып эшли. 3 ай снайперлар мәктәбендә укый. 1943 елдан фронтның алгы сызыгында. Ленинград янында, Карелия муентыгында сугышларда катнаша. Берничә кат яралана. Җиңүне Алмания җирендә каршылый. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Сугыш беткәч, Украинада хезмәт итә. Армиядән кайткач, Кызыл Ялан ГЭСы төзелешендә эшли. 1955 елдан Мәскәүдә яши буквавед сайтында, авылына кайтып йөри. Соңгы елларында Учалыда яши. 2019 елның 7 ноябрендә 95нче яшендә вафат була Умер народный писатель Башкортостана Талха Гиниятуллин. ИА «Башинформ», 7.11.2019.

Иҗаты Читтән торып Мәскәү әдәбият институтын (1966) тәмамлый. 1950-еллар башыннан Э. М. Ремарк, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов хикәяләре тәэсирендә сугыш турында хикәяләр яза башлый, ләкин фаҗигане артык ачык тасвирлавы аркасында аларны бастырмыйлар. 1961 елда «Дружба народов» журналында беренче хикәясе басыла. 1969 елда беренче хикәяләр китабы нәшер ителә. Бары тик 1982 елда басылган «Һөҗүм» () повесте белән генә үзен хәрби темага язучы итеп таныта Озон.ру сайтында.

Китаплары

1975 — Миләш тавы () 1983 — Аю-таш 1983 — Сугышта йөз адым () 1984 — Минем алтын бишегем () 1988 — Менә сугыш бетәр () 1988 — Аз калып барабыз () 1989 — Курку () 1994 — Туган йорт тупсасында () 1997 — Тау артында ниләр бар (')

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР халык язучысы (2010) БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990) I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985) III дәрәҗә Дан ордены

Хәтер 2020 елда Башкортстанның халык язучысы Әмир Әминов Талха Гыйниятуллинның тормышы һәм иҗат юлына багышланган «Сит бауыр» (Чужой) дигән әсәр (жанры ― повесть-диссертация) язган. Лейла Аралбаева. В Уфе повесть-диссертация о народном писателе Анатолии Генатулине издана на русском языке. Башинформ, 21.06.2023

Искәрмәләр

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар имхо.нет сайты Китаплары озон.ру сайтында «Башинформ» МА сайты

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Мәскәү язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстанның халык язучылары