Агиш Гыйрфан (псевдоним, чын исеме Агиш Шәех улы Гыйрфанов, ) – язучы, журналист. БАССР (1978) һәм РСФСР (1988) атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле 1928 елның 14 апрелендә БАССР Мәсәгуть кантоны (хәзерге Салават районы) Тәйми (Таймый, Атау) авылында туган. Язучы Һади Сәгъдинең һәм әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең якын туганы.
1942-1945 елларда Мәсәгуть педагогика укуханәсендә укый.
1950 елда Уфа педагогия институтын тәмамлый.
1950-1951 елларда Учалы районы Наурыз мәктәбендә укыта.
1951-1954 елларда хәрби хезмәттә.
1954-1959 елларда Әбҗәлил районында Таштимер мәктәбе директоры.
1959-1964, 1984-1989 елларда «Һәнәк»(Сәнәк) журналында бүлек мөдире, радио комитетында балалар өчен тапшырулар мөхәррире.
1966-1984 елларда китап нәшриятында матур әдәбият мөхәрририяте мөдире. Башкортстан (белешмәлек)
Иҗаты
1950 елларда журналистика аша әдәбиятка килә, үзенчәлекле прозаик булып таныла. «Һәнәк» (Сәнәк) журналы битләрендә иҗатының юмор һәм сатира юнәлешен камилләштерә. «Дан туртасы» романында (1970) искелек калдыкларын, кода-кодагыйлыкны фаш итә. «Арткы ишектән» (1968), «Тыныч йокы» (1973), «Могҗиза» (1977), «Яшәрү сере» (1984), «Серле бетү» (1998) китапларына кергән повесть һәм хикәяләрендә дә тормыштагы демагогия, күз буяу, дан артыннан куу кебек зәгыйфь күренешләрне тәнкыйтьли, колоритлы сатирик образлар тудыра. БР мәдәният дөньясы сайтында «Язлар ике килә» (1982) романында авыл тормышының, табигать һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен мавыктыргыч итеп тасвирлый. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә: Лев Толстой, Антон Чехов, Николай Носовның аерым әсәрләрен тәрҗемә итә. Драматургия өлкәсендә дә өлеше бар. «Үзән буйлары ямьле» пьесасы Уфа театрларында куелды.Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 120 биттә. Байтак әсәрләре рус һәм башка телләргә тәрҗемә итеп басылган. 1971 елдан ССРБ язучылар берлегендә тора.
Мактаулы исемнәре БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978). РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).
Әдәбият 1. С. Поварисов. Сатира уты белән . Ағиҙел, 1971, № 2.
2. Р. Баемов. «Дан туртасы» дигән китабына кереш сүз. Уфа, 1988.
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкорт энциклопедиясе Библиография.ру сайты Башкортстан (белешмәлек) БР мәдәният дөньясы сайты Уфа шәһәре сайты
Моны да карагыз Таймый авылы тарихы
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Татар язучылары Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре