Винт ( — сыр, аша) — эчендә сыр булган детальләрне тоташтыру өчен ныгыткыч әйбере. Беренче очында тышкы сырлы стержень, икенче очында көч моментын бирү өчен конструкция элементы бар. Көчәнешне бирүче элемент төрле очлар, стержин аркылы кисемендә шлицлар һ.б моңа охшаш әйберләр була ала.

Шөреп — винт төре, очында конуссынман тараюы, һәм сирәгрәк сыр белән аерыла. Борып кертү вакытында сырны барлыкка китерүче шөреп «үзсырлагыч» дип атала.

Әдәбият В. Лермантов Винт // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

Төркем:Беркеткечләр Төркем:Төзү материаллары Төркем:Сырлы беркетү эшләнмәләре