Нариман Гарифуллин — Татар дәүләт академия театры артисты.

Тәрҗемәи хәл Нариман Габдрахман улы Гарифуллин 1953 елның 3 гыйнварында Татарстанның Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1974-1976 елларда Республика күчмә театрында эшли, 1980 елдан Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.

Рольләре Булат – “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин); Алмаз – “Зифа” (Н.Исәнбәт); Дурандарте – “Болан-Патша” (К.Гоцци); Хәйдәр – “Зөлфия” (К.Әмиров); Егор – “Һаваларда йолдыз” (М.Горький буенча); Ташчәйнәр – “Ахырзаман” (Ч.Айтматов); Хафиз – “Ат карагы” (Т.Миңнуллин); Валера – “Мирас” (Г.Каюм); Петр – “Зөләйха” (Г.Исхакый); Ангысын – “Идегәй” (Ю.Сафиуллин) һ.б.

1989 елда Нариман Гарифуллин “Ахырзаман” (Ч.Айтматов) спектаклендәге Ташчәйнәр роле өчен Татарстанның М.Җәлил исемендәге премиягә лаек булды. 2013 елда “Татарстанның Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Г.Камал исемендәге театр артисты Нариман Гарифуллинның юбилей кичәсе уза

Моны да карагыз

Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары