Нинель Юлтыева, Нинель Давыт кызы Юлтыева (, 1926 елның 3 феврале, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа — 2014 елның 23 ноябре, РФ, ТР, Казан) — балет биючесе, мөгаллим, РСФСР (1957), БР (1995), ТР (1996) халык артисты.
Тәрҗемәи хәле 1926 елның 3 февралендә Башкортстан АССРның башкаласы Уфа шәһәрендә, язучы Давыт Юлтый гаиләсендә туган. 1938 елда әтисе сәяси репрессия корбаны була, әнисе Фатыйма 10 ел Мордовия төрмәсендә үткәрә. 1935 – 1941 елларда Н. Юлтыева Ленинградта хореография училищесындә белем ала. Мөгаллимнәр Наталья Камкова (А. Ваганова шәкерте) һәм Александр Ширяев ятимә кызга ярдәм кулы сузалар. 1941 елда сугыш башлангач, укучыларны өйләренә тараталар. Уфада көтәр кешесе булмаса да, 15 яшьлек кызны Башкортстанның опера театрына эшкә билгелиләр. Рәсми рәвештә 1943 елдан Молотов (хәзерге Пермь) бию училищесындә укуын дәвам итә.1949 елда Ленинград бию училищесынең дипломын ала. 1968 елда шул ук уку йортының мөгаллимнәр бүлеген, 1972 елда Н. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балет куючылар бүлеген тәмамлый.
2014 елның 23 ноябрендә вафат.
Иҗаты 1941 - 1945 елларда Башкортстанның дәүләт опера һәм балет театры биючесе. 1946 - 1966 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче биючесе һәм сәнгать җитәкчесе. Нәҗип Җиһановның Зөһрә балетында төп рольдә дебют ясый (1946). 1972 елдан Казан мәдәният институтында бию кафедрасы мөдире, профессор (1985). 1974 - 1977 елларда Мисырның башкаласы Каһирә шәһәрендә балет төркеменең сәнгать җитәкчесе. 1981 - 1983 елларда Венесуэланың башкаласы Каракас шәһәрендә Т. Кареньо исемендәге театрның балет куючы мөгаллиме. Атаклы биюче Хулио Бокка Н. Юлтыевада укый.Фуэте королевасы 1988 - 1989 елларда Мисырда Каһирә югары балет институтының сәнгать җитәкчесе. 1998 елдан Казан хореография училищесынең сәнгать җитәкчесе. «Шәһрезадә», «Йокыга талган гүзәл», «Шопениана», «Баядерка», «Бакчасарай фонтаны» спектакльләрен куя. Татар Улановасы
Илленче еллардан башланган мөгаллимлек эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Берничә йөз шәкерте институтларда, укуханәләрдә белем бирә, театрларда эшли, бию коллективларын җитәкли.
Төп партияләре Аврора («Йокыга талган гүзәл» П. И. Чайковский ) Жизель («Жизель» А. Адан ) Одетта («Аккош күле» П. И. Чайковский) Одилия («Аккош күле» П. И. Чайковский) Китри («Дон Кихот» Л. Минкус) Эсмеральда, Мария («Бакчасарай фонтаны» Б.Асафьев) Сөембикә («Шүрәле» Ф. Яруллин) Зөһрә («Зөһрә» Н. Җиһанов ) Раушан («Раушан» З. Хәбибуллин) Сәрви («Алтын тарак» Ә. Бакиров ) Зифа («Кисекбаш» Р. Гобәйдуллин) Зарифа («Тау хикәяте» А.Ключарев)
Мактаулы исемнәре, бүләкләре Татарстан АССРның атказанган артисты (1953) РСФСР халык артисты (1957)Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 12 июня 1957 года Татарстанның халык артисты (1996) Башкортстанның халык артисты (1995). Санкт-Петербургның фән һәм сәнгать Петр академиясенең хокукый әгъзасы 1 «Бию җаны» (Душа танца) халыкара бүләге иясе. Хәтер 2023 елның 10 октябрендә Казанда, 16 ел директоры булган Казан хореография училищесы бинасы фасадында (К. Маркс ур., 63/25) истәлек тактасы куелган (авторы ― скульптор һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәтҗанова) Лейла Аралбаева. Память выдающейся балерины, уроженки Башкортостана Нинель Юлтыевой увековечили в Казани. ИА «Башинформ», 10.10.2023.
Искәрмәләр
Чыганаклар Юлтыева Н. Д. «Адажио моей памяти». Казань, 2006.
Тышкы сылтамалар
Казан бию училищесы сайты Д. Рәфыйков.ХӘЗЕР БАЛЕТКА ИСКИТМӘЛЕ АВЫЛ БАЛАЛАРЫ КИЛӘ. «Ватаным Татарстан». № 196. 16.09.2008
Моны да карагыз
Төркем:Шәхесләр:Казан хореография училищесы Төркем:Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Төркем:Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Балет артистлары Төркем:Ленинград хореография училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр