Су-24 «Грач» — штурмовик Су-24 («Т-8» эшләнмәсе, НАТО кодификациясе буенча: Frogfoot) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия бомбага тотучы очкычы.
Ике урынлы, ике моторлы очкыч үзенең беренче очышын 1967 елда ясаган. Кулланышка 1974 елда кертелгән. Су-24 урынына Россиядә 2010 елга заманчарак Су-34 хәрби очкычын тәкъдим итү планы бар иде.
Россия Су-24 хәрби очкычларын кулланыштан ала. Модификациялар
Авиаһәлакәтләр • 30.10.2012 — Чиләбе өлкәсенең Эткүл районында Су-24 бомбалау очкычы төшеп җимерелде. Россия Федерациясе саклану министрлыгы белдерүенчә, очкыч идарәсендә җитешсезлекләр башлангач һәм очкычны коткарып булмаячагы ачыклангач, андагы ике очучы аны кешеләр яшәгән урыннан читкә юнәлткән һәм катапульт белән сикереп котылган. Очкыч тиздән чираттагы төзекләндерүгә озатылырга тиеш булган. Барлык Су-24 очышлары вакытлыча туктатылды.Азатлык Радиосы. Чиләбе өлкәсендә Су-24 бомбалау очкычы төшеп җимерелде.
• 20.10.2011 — Россиянең Амур өлкәсендә Су-24 очкычы каза кичерде. Нәтиҗәдә ике очучы һәлак булды. Воронеждан Воздвиженкага очкан очкыч Украинка аэродромына ягулык алу өчен төшкәндә җимерелән.
Казаның сәбәпләрен хәзер Россия Саклану министрлыгының комиссиясе ачыклый. Беренче мәгълүматларга караганда, очкыч юлга бозык килеш чыккан. Каза очучы хатасы аркасында да килеп чыгарга мөмкин.
Җинаять эше “очу кагыйдәләрен бозу” матдәсе нигезендә тикшерелә.Азатлык Радиосы. Россиядә янә бер хәрби очкыч каза кичерде.
• 19.06.2009 — Ростов өлкәсендә Су-24 хәрби очкычы төшеп җимерелгән. Очкычтагы 2 очучы пәрәшүт белән сикереп исән калган. Очкыч бер утар янына төшкән, әмма бернинди дә зыян китермәгән.Азатлык Радиосы. Россиядә Су-24 хәрби очкычы төшеп җимерелде.
Сурәтләр
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар Описание Су-24 на сайте компании «Сухой» Су-24/24М. Аварии, катастрофы и боевые потери На аэродроме Переяславка начались полеты модернизированных Су-24
Төркем:Сухой очкычлары Төркем:Бомбага тотучылары Төркем:Әлифба буенча корал Төркем:Россия очкычлары Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе очкычлары Төркем:1970 елны килеп чыктылар Төркем:Канатлар үзгәрүчән уксыманлыгы белән очкычлар