Гайниҗамал Хәйруллина, Гайниҗамал (Гайни) Хәйрулла (Хәйри) кызы Хәйруллина (, ; 1914 елның 27 марты, РИ, Җаек өлкәсе, Гурьев өязе ― 1967 елның 22 декабре, СССР, Казакъ ССР, Алматы) ― актриса, театр режиссеры, театр педагогы, беренче казакъстанлы хатын-кыз режиссер. Казакъ ССР халык артисты (1958).
Тәрҗемәи хәле 1914 елның 27 мартындаИсполнилось 110 лет со дня рождения Гайнижамал Хайруллиной. kazpravda.kz, 27.03.2024 Россия империясе Җаек өлкәсе Гурьев өязендә (хәзерге Казакъстанның Атырау өлкәсе Исатай районы) Хәйрулла һәм Мамыш Бекишевларның күп балалы гаиләсендә туган. Әтисе Хәйрулла ― озын буйлы, кызгылт-сары чәчле, зәңгәр күзле һәм ак тәнле кеше (Гайниҗамал әтисенә охшаган), феноменаль музыкаль хәтергә ия булган. Думбырада оста уйнаган, халык җырларын оста башкарган. Бераз русча сөйләшкән, гарәпчә укый һәм яза белгән. Гайниҗамал барлык балалар арасында музыкаль хәтере белән аерылып торган, теләсә нинди көйне дә кабатлый алган. Олы абыйсы Хәмидулла Бекишев укытучы булган, рус телен яхшы белгән (1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган). Икенче абыйсы да укымышлы кеше булган. Ул ярлы һәм ятим балалар өчен мәктәп-гимназия ачкан. Ялган донос буенча аны кулга алганнар һәм соңрак атканнар. Гайниҗамалның тагын бер абыйсы шулай ук атылганСалима Тасеменова. Гайни Хайруллина – первая казахстанская женщина-режиссер. kazpravda.kz, 21.06.2024.
Гаиләдә Гайниҗамалны ашыгыч рәвештә Алматыга озатырга булалар, аның имчәк баласы ― кызы Розаны үзләрендә калдыралар. 1934 елда Алматыга Ленинградтан сәхнә сәнгате техникумы укытучылары Н. Серебряков һәм М. Вальяно килә. 80 дәгъвачының 25ен техникумгаи сайлап алалар, алар арасында Гайниҗамал Хәйруллина да булган. Аның документларын бераз үзгәртәләр, һәм дипломда 1917 елгы дип күрсәтелгән.
1938 елда Ленинград Бөтенсоюз Үзәк театр училищесы (хәзер ) каршындагы казакъ студиясен тәмамлаган. Педагоглары ― Л. С. Вивьен, В. Э. Мейерхольд һәм В. В. Меркурьев. Г. Хәйруллина үзенең диплом спектаклендә Ф. Шиллерның «Явызлык һәм мәхәббәт» пьесасында леди Милфорд һәм Н. Островскийның «Соңгы мәхәббәтендә» акча яратучы карчык рольләрен уйнаганҒайни Хайруллина өмірбаяны. KZNews.kz, 24.03.2019.
1958 елда ГИТИСның режиссерлык факультетын уңышлы тәмамлаган.
1938―1961 елларда (тәнәфес белән) — Шымкент өлкә казакъ драма театрында актриса һәм бер үк вакытта режиссер, баш режиссер.
1947―1949 елларда ― Жамбыл өлкә казакъ драма театрының сәнгать җитәкчесе.
1961―1964 елларда ― Алматыда Яшь тамашачылар театрының казакъ труппасы баш режиссеры.
1964 елдан гомеренең ахырына кадәр Алматы дәүләт сәнгать институтында (хәзерге Казакъ милли консерваториясе) укыткан.
Актриса 1967 елның 22 декабрендә 53 яшендә кинәт вафат булган, Алматының Үзәк зиратында җирләнгәнВыпускница ГИТИСа Гайни Хайруллина — первая казахстанская женщина-режиссёр. gitis.net.
Театрда хезмәтләре «Каракыпшак Кобыланды» М. Әвәзов «Ыбырай Алтынсарин» М. Ахинжанов «Фамилияләрне атамыйча» В. Минко «Бай һәм батрак» Х. Хәкимзадә «Акан сери — Актокты» Г. Мөсрепов «Шокан Валиханов» С. Моканов «Үги ана» О. Бальзак «Ревизор» Н. В. Гоголь «Үтә күренмәле мәхәббәт» С. Моканов «Жүрекке жүрек тіл қатар» Ш. Киямов «Том Атай алачыгы» А. Брунштейн «Байлык һәм сазлык» Х. Хәкимзадә Ниязи « Киң күңеллелек келәме» Ә. Тажибаев «Тау кызы» Р. Гамзатов һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1944 ― Казакъстан ССР атказанган артисты 1945 ― Хөрмәт Билгесе ордены 1958 ― Казакъстан ССР халык артистыҚазақ мәдениеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: “Аруна Ltd.” ЖШС, 2005 ISBN 9965-26-095-8Қазақ Энциклопедиясы|«Қазақстан»: Ұлттық энцклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев – Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 ISBN 5-89800-123-9, IX том
Шәхси тормышы Кызы Роза. Вафат булган сеңлесе Зәмзәмиянең кызы Клараны да тәрбиягә алып үстергән.
Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар «Казахстан»: Национальная энциклопедия / Главный редактор А. Нысанбаев. — Алматы: Казахская энциклопедия, 1998. 27 марта. Календарь Казинформа Қазақтан шыққан тұңғыш режиссер қыз
Төркем:Казакъстан актрисалары Төркем:ССРБ режиссёрлары Төркем:Казакъстан театр режиссёрлары Төркем:Театр педагоглары Төркем:Казакъстан ССР халык артистлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Казакъстан вуз укытучылары