КамАЗ-мастер — раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда. Яр Чаллыда урнашкан КамАЗ заводы белән бәйле. «КамАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж - Дакар») ярышында 12 тапкыр җиңү яулады. Команданың базасы – КамАЗ фәнни-техник үзәге. Җитәкче — халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы Семён Якубов. Адресы: 423808, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2. Рәсми сайт: kamazmaster.ru
Тарих 1988 елның 17 июле рәсми оешкан көне булып исәпләнә. Командада 5 дөнья кубогы иясе, 8 халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы бар. Спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә. 1996-2011 елларда команданың йөртүчесе (пилоты) Владимир Чагин булды. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерде. 2005 елдан команданың баш химаячесе — ВТБ банкыОднако.орг. 2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп калды. 2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КамАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала. Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Россия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориента»л, «Көнчыгыш раллие – Каппадокия» һ.б. 2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша. 2022 елда чираттагы «Дакар» нәтиҗәләре буенча дүрт экипаж да йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны алды. Дмитрий Сотников җиңү яулады, икенче урынны Эдуард Николаев алды (икесе дә КАМАЗ-435091, K5 гаиләләрендә чыгыш ясады), өченче урынны Антон Шибалов алды, Андрей Каргинов (икесе дә — КамАЗ — 43509). Шул ук вакытта КамАЗ йөк машиналары шулай ук барлык 12 этапта һәм прологта җиңү яулады.Камаз командасы тарихы.
Кызыклы фактлар КамАЗ фәнни-техник үзәгендә урнашкан. 2012 елның 17 июлендә команда тарихына багышланган «Тормыш Дакарларда үлчәнә» () китабы дөнья күрә Жизнь измеряется в Дакарах. kamazmaster.ru. 2005 елдан «КАМАЗ-мастер» командасының генераль иганәчесе — .Автоспорт. vtbrussia.ru.
Бүләкләре 1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КамАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый. 1989 елда «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр яуланаКамАЗ-мастер командасы тарихы. 1990 елда «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый. 1991 елда «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар. 1992 елда «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль яулана. 1995 елда «Мастер-Ралли»да команда җиңүе яулана.
XXI гасырның башында команда 42 мәртәбә I урын, 12 мәртәбә II урын, 7 мәртәбә III урын яулый. «Ралли Дакар 2013» ярышында команда I, II, III урыннарны яулый «Дакар раллие»ндәге җиңүләр. «Дакар-2017» ралли марафонында алган урыннар: I урын — пилот Э. Николаев, штурман Е. Яковлев, механик В. Рыбаков (№ 505) II урын — пилот Д. Сотников, штурман Р. Әхмәдиев, механик И. Леонов (№ 513) V урын — пилот А. Мәрдиев, штурман А. Беляев, механик Д. Свистунов (№ 501) XIX урын — пилот А. Шибалов, штурман Р. Аматыч, механик И. Романов (№ 515) Татар-информ, 14.01.2017. «Дакар-2019» ралли марафонында (Перу, 6-17 гыйнвар): I урын — пилот Эдуард Николаев, штурман Евгений Яковлев, механик Владимир Рыбаков Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллиендә җиңүләре белән котлады. ТР Президенты Матбугат хезмәте, 17.01.2019 Путин поздравил российский экипаж "КАМАЗ-мастер" с победой на «Дакаре». rsport.ria.ru, 18.01.2019 . Химаячеләр
ВТБ-банк Red Bull «Транснефть» Вюрт-Русь Партнёрлары КамАЗ
CASTROL Авторевю ZF Webasto DuPont Michelin
MANN-FILTER РИА Новости Интерфакс Авторадио Авто Плюс Маяк
Русское радио АСКОН STAHLWILLE OMNICOMM
Галерея
Моны да карагыз Автоспорт Россия в автоспорте Искәрмәләр
Сылтамалар Команданың рәсми сайты Владимир Чагин LiveJournal.comда Танки грязи не боятся "Дакар" ярышларында Айрат Мәрдиев экипажы алга чыкты
Төркем:КамАЗ-мастер Төркем:Татарстанның спорт командалары Төркем:Яр Чаллы спорт клублары