Урал сасси () — 1989 елдан чуаш телендә чыгучы Башкортстан республикасы иҗтимагый-сәяси гәҗите.
Гәҗит 1989 елда «Совет Башкортстаны» гәҗитенә кушымта буларак нигезләнгән.http://рус.башкирская-энциклопедия.рф/index.php/prosmotr/2-statya/4038-ural-sassi 1990 елда җөмһүрият гәҗите статусын алган.
Гәҗиттә Башкортстан чуашларының тормышы, аларның тарихы, чуаш телен яңадан торгызу, милли гореф-гадәтләрне саклау мәсьләләре яктыртыла.
Гәҗитнең оештыручылар булып Корылтай һәм Башкортстанның Министрлар Кабинеты булып торалар. Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Чуашча гәҗитләр