Юрий Федотов, Юрий Степан улы Федотов (; 1938 елның 17 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 2008 елның 6 октябре, РФ, ТР, Казан) — театр артисты, Муса Җәлил премиясе, Тукай премиясе иясе.

Тәрҗемәи хәле 1938 елның 17 августында Казан шәһәрендә туган.

1957 елда В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрына кабул ителә, ярдәмче төркемдә уйный башлый һәм театрның әйдәп баручы артистына кадәр үсә. Әлеге театр каршындагы театр студиясен (1961) тәмамлыйhttp://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/ros/46304/bio/.

2008 елда вафат.

Иҗаты Театр сәхнәсендә иҗат иткән ярты гасыр дәвамында 200 дән артык, Россия театр сәнгатенең алтын фондына кергән, Татарстанның мәдәни тормышында вакыйга буларак кабул ителгән рольләрдә уйный. Замандашлар образлары тамашачыны намуслы, тугрылыклы булулары һәм артистның ихлас уены белән җәлеп итә.

Рольләре Сатаров (“Дәвам” Диас Вәлиев) Муса Җәлил (“Х көне” Диас Вәлиев) Абабий (“Изгеләрдән изге” И. Друце) Леня Шиндин (“Без, түбәндә кул куючылар” М. Гельман) Иван (“Иван һәм мадонна” А. Кудрявцев) Иван Позднышев (“Күкрәп яуган арада” А. Штейн) Троян (“Астория” кунакханәсе” А. Штейн) Петровский (“Большевиклар” М. Шатров) Самсон Большов (“Банкрот” А.Островский) Михаил Зыков (“Зыковлар” Максим Горький) Голубков (“Чабу” М. Булгаков) граф Алексей Орлов (“Патша авы” Л. Зорин) президент фон Вальтер (“Мәкер һәм мәхәббәт” Ф. Шиллер) Жорж Дюруа (“Сөйкемле дус” Г. Мопассан) Тевье-сөтче (“Искә алу догасы” Г. Горин) Федор патша (“Падишаһ Федор Иоан улы” А.Толстой) Тимофей («Чит кеше белән гаилә портреты” С. Лобозеров) Эрвин Паркер («Америка себеркесе, яки Россия буйлап исерек ата белән сәяхәт” И. Квирикадзе) Хлопов («Ревизор» Н. В. Гоголь) Лоби («Ханымның килүе” Ф. Дюрренматт)http://www.strast10.ru/node/145.

Юрий Федотов: Кайдадыр укыганым бар: туган җирнең икмәген ашарга, туган як чишмәсенең суын эчәргә кирәк дип. Менә шуның өчен дә мин Одесса театрына китмәдем. Кира Муратова чакырса да. Станислав Говорухин чакырса да.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россиянең халык артисты (1996). Татарстан АССРның халык артисты. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе — П. Нилинның “Явызлык” әсәре буенча куелган спектакльдә Венька Малышевны уйнаган өчен каз@нские истории сайты. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) — В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында М. Шатровның “Большевиклар” һәм А. Штейнның “Астория” кунакханәсе” спектакльләрендә баш каһарманнарны уйнаган өчен. Хөрмәт Билгесе ордены. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены.

Искәрмәләр

Әдәбият Диана Геворгян. Юрий Федотов: Тратиться надо в нашей профессии. “Казань” журналы өчен, 16 октябрь, 2009 ел.

Cылтамалар

Габдулла Тукайга багышланган махсус портал

Моны да карагыз

Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары