Салават Юлаевка һәйкәл — Уфа шәһәрендә 1967 елда куелган һәйкәл. Башкортстанның халык шагыйре, 1773-1775 елларның крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган әсәре.

Тарих Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Уфа шәһәренең көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган.http://img-fotki.yandex.ru/get/5638/36256508.2b/0_6d90f_311baaa0_orig

Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, 3 елдан соң ССРБ Дәүләт премиясенә, ә соңрак Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек була.

Мигъмары — Исмәгыйль Гайнетдинов.

Бу скульптура — Русиядә иң зур атлы статуя. Һәйкәлнең биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.

Корылышы

Һәйкәл Салават Юлаевны атта утырган итеп күрсәтә. Салават уң кулына камчы (чыбыркы) тоткан. Һәйкәл бронзалатылган чуеннан ясалган, һәйкәл нигезе тимер-бетоннан ясалган вә гранит плитәләр белән капланган.

Постамент нигезе тактала башкорт һәм рус телләрендә: Башҡорт халҡының милли батырыСАЛАУАТ ЮЛАЕВҠАһәйкәл 1967 йылда һалындыскульпторы Тавасиев С. Д.архитекторы Ғәйнетдинов И. Ғ.Национальному героюбашкирского народаСАЛАВАТУ ЮЛАЕВУпамятник сооружен в 1967 годускульптор Тавасиев С. Д.архитекторы Гайнутдинов И. Г. дип язылган. Реконструкция 2024 елда һәйкәл үзе һәм аның астындагы курган авария хәлендә дип табылган, һәйкәлне сүтеп алып, Уфада махсус цехта реставрация уздырырга карар ителгәнЛейла Аралбаева. В Уфе обсудили реставрацию памятника Салавату Юлаеву. Башинформ, 1.11.2024. 2025 елның 30 июнендә һәйкәлне реконструкцияләү һәм реставрацияләү проектына старт бирелгән. Һәйкәлне реконструкцияләү 2027 ел ахырына кадәр диярлек дәвам итәчәк, яңартылган комплекс тулаем алганда үзенең 60 еллыгына ачылырга тиешЭлина Ахметова. В Уфе официально стартовала реконструкция памятника Салавату Юлаеву. Башинформ, 30.06.2025. Проектның бәясе тулаем алганда 300 млн сум дип бәяләнгән. Алга таба һәйкәл реставрациясез тагын 60 ел тора алыр дип көтеләЛейла Аралбаева. В Уфе начали демонтировать памятник Салавату Юлаеву. Башинформ, 24.09.2025. 2025 елның 6 ноябрендә махсус техника ярдәмендә һәйкәл тулысынча сүтеп алынган һәм Уфадагы махсуслаштырылган остаханәгә реставрация ясау өчен китерелгән. Реставрациядән соң һәйкәл дә, постамент та башлангыч кыяфәтенә кайтачак. Реставрация эшләре 2027 елда тәмамлана, ә һәйкәл урынына үзенең 60 еллык юбилеена кире куелачакЛәйлә Аралбаева. Өфөлә Салауат Юлаев һәйкәлен һүтеү тамамланды. Башинформ. 6.11.2025.

Кызыклы фактлар Төнлә һәйкәл астан яктыртыла. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исемлегенә кергән.http://www.azatliq.org/content/article/1847100.html Һәйкәл Башкортстан гербында сурәтләнгән.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Салават Юлаев һәйкәле янында 3D күренеш

Төркем:Русия мәдәни мирасы объектлары Төркем:Салават Юлаев Төркем:Уфа һәйкәлләре