Габдрахман Тайсугани (тәхәллүсе, тулы исеме Габдрахман Туймөхәммәт улы БикчуринТатар энциклопедия сүзлегендә Габдрахман Туймөхәммәт улы Тайсугани дип бирелә.) – татар язучысы, мәгърифәтче, хаттат.
Тәрҗемәи хәле 1691 елда (1782 елдан Минзәлә өязе, хәзерге Сарман районы) Мортыштамак авылында туган. 1764 елда вафат. Абыйсы Әлмөхәммәт мулла (Әлмәтмулла) — Иске Әлмәт, Яңа Әлмәт (хәзерге Әлмәт шәһәре) авылларына нигез салучы.
Мөселман халыкларының баш күтәрү (1755—1756 еллар) җитәкчесе Батырша хәзрәттән (Габдулла Туктаргали улы Галиев), ул Тайсуган мәдрәсәсендә укытканда Золотой фонд. almetraion.narod.ru, белем алганлыгы мәгълүмСарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы: «Идел-Йорт», 2000, 29 бит.
Тайсуган авылы (хәзерге Әлмәт районы) мәчетендә имам һәм мөдәррис була.
ШигырьләрБер шигыре Ризаэддин бине Фәхреддинның «Асар» җыентыгында басылган (Ырымбур, 1901), «Меннә шәрхе», «Бостан әл-факия», «Әл-әфетбах», «Васыятьнамә» китапларын язган. Аларны мәдрәсә шәкертләре өйрәнгән.
Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Морад Рәмзи хезмәтләрендә тәрҗемәи хәленә караган мәгълүматлар очрый. Шәҗәрәсе бар.
Искәрмәләр
Чыганаклар Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 29 бит.
Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар мәгърифәтчеләре Төркем:Мәдрәсә мөдәррисләре