Түбән Кошопи яки Түбән КушупиА. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011. (, ) — Удмуртиянең Юкамен районында юкка чыккан татар авылы.
Географиясе
Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән көньякка таба турыдан якынча 11 километр ераклыкта урнашкан булган.
Сәгать поясы Түбән Кошопи авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Атамасы Авылның татарча «Кошопи» атамасы удмуртчадан «саескан баласы» дигәнне аңлата, удмуртча «Юнусенки» дигәне Юныс исемле татар кешесе исеменнән килеп чыккан, борынгы семит телендә күгәрчен дигәнне аңлата.
Тарихы
Авыл беренче тапкыр Зашудской пүчинкәсе буларак 1859 елда телгә алына, ул вакыт биредә 3 йортта 33 кеше яшәгән. 1891 елда 12 йортта 58 татар кешесе яшәгән. 1959 елда 36 кеше, 1970 елда 15 кеше, татарлар яшәгән.«Родная Вятка».
Узган гасырның 70-нче елларында перспективасыз авылларны бетерү шаукымында җирле татар халкы тулысынча диярлек Одинцы авылына күчеп китә, өлешчә Глазов шәһәренә дә күченәләр.Онлайн — энциклопедия Tatarica.
УАССР ПВСның 31.07.1984 елгы Указы нигезендә авыл учеттан төшерелә.
Искәрмәләр
Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Удмуртиянең юкка чыккан торак пунтлары