Әнәк — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча).

Географиясе Әнәк Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 278 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 41 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих

Актаныштан 49 чакрым көньяк- көнбатыштарак, Казан – Уфа юлы буенда урнашкан. Биредә электән фин – угыр кабиләсе вәкилләре яшәгән. Татарлар XVII йөз ахырында XVIII йөз башында килеп төпләнә. Алар типтәрләр һәм вотчиналы башкортларга бүленә, ясаклы татарлар да була. Марилар инешнең аргы ягында яши, зиратлары Әнәк ягында була. Бу кардәшләр гадәте – канунына каршы килә, аларда авыл белән каберлекне су бүлергә тиеш түгел. Димәк, мариларны күченергә мәҗбүр иткәннәр. Е. Пугачев явында авылдан 63 ясаклы татар старшиналары Үмәткол Тәфкилев җитәкләгән төркемдә катнаша. 1884 елда игенчеләр 1878 дисәтинә җир бирелсә, 1913 елда ул 1143 дисәтинәгә кала. Мәчете 1848 елга кадәр салына. 1931 елда “8 Март” хуҗалыгы оештыралар, 3 елдан аңа барлык 74 гайлә  дә кереп бетә. Эреләндерү дәверендә “Үзәк” хуҗалыгына (хәзерге Нур Баян исемендәге ҖЧҖ) кушалар. Язмышлары Пучы белән тыгыз бәйләнештә бара, бер үк вакыйгаларны бергә кичерәләр. 1959-1960 елларда барлыкка килгән Нефтьчеләр бистәсе авылга кушыла. 2007 елда “Әнәк” ҖЧҖ үзе аерым мөтәкыйль көн күрә башлый, июнь аенда районның 18 процент җирен биләгән “Әнәк” агрофирмасы төзегәч, аның үзәгенә әверелә. Фирма белән Иске Җияш егете, бөтен эшчәнлеге Пучы җирлеге белән бәйләнгән Фарис Фәтхиев  уңышлы җитәкчелек итә. Авыл бу гасырга яңарып, яшәреп, бөтен яктан да бөтәеп керде. Заманча йортлар, иҗтимагый үзәк, мәчет калкып чыкты. Урамы асфальтка төрелде. Озак еллар хуҗалык рәисе булып эшләгән Шәрип ага Шәймиевның йорты  музейга әйләндерелде. Илне фашист басып алучыларыннан сакларга 77 яугир чакырыла, 31 е кире туган якка әйләнеп кайта алмый. Демография Халык саны17951870188419061913192019261938194919581970197919892002201015253258767069559535438224724021914380106257 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 303 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98.02%, башка халыклар — 1.98%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Шәхесләр Нур Баян (1905-1945), шагыйрь. Рахмай Хисмәтуллин (1934-2004), язучы. Шәймиевләр: Мәдәния Ильясова (Шәймиева; 1939), РФ халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган сәүдә хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданы. Минтимер Шәймиев (1937), ТР беренче президенты. Шәриповлар: Айвар Шәрипов (1969―2014), 2001―2014 елларда «Жемчужина» шифаханәсенең баш табибы, Татарстанның атказанган табибы (2008). Алмаз Шәрипов (1964), III―V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, «Яр Чаллы икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры. Фәрдиевләр: Илшат Фәрдиев (1960), ТР сәясәт-хуҗалык эшлеклесе. Ринат Фәрдиев (1956―2008), Зәй районы башлыгы (1999―2008). Феликс Фәрдиев (1953), хуҗалык эшлеклесе. Мәдәният

«Бабайда кунакта», мемориаль комплекс–ял паркы. Шәрип Шәймиев музей-йорты Минтимер Шәймиев бюсты Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Төркем:Минтимер Шәймиев